Йоклап калып, уразага ният кылынмаган булса, кайчанга кадәр ниятләргә була?
Дин һәм тормыш

Йоклап калып, уразага ният кылынмаган булса, кайчанга кадәр ниятләргә була?

Бүген Изге Рамазан аеның 13нче көне.

"Кеше иртүк уянып, сәхәр вакытында ашамаган, иртәнге намаздан соң авызына бер ризык капмаган булса, ул өйлә намазына кадәр ниятләргә мөмкин. Рамазан аенда без ике ният кылабыз. Иң беренчесе – бу ай башланыр алдыннан без ай буе ураза тотарга ниятлибез. Ул ният безнең күңелебездә була. Икенче ният – көн саен, йоклар алдыннан булсынмы яки иң яхшысы – сәхәр вакытында – без Аллаһының ризалыгы өчен ураза тотарга ниятләп куябыз. Рамазан аенда кешенең ниятсез генә уразага керүен күз алдына да китерү кыен", - ди Исмәгыйль хәзрәт Биккинин.

фото: https://dumrt.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дин ислам изге ай

Нет комментариев