Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кемгәдер бурычың булып, ул кеше үлеп китсә, дин буенча әҗәтеңне ни рәвешле кайтарырга?

Сорауга Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирә.

– Бурыч ул үлгән кешенең малы булып санала. Белгәнебезчә, мал варсиларга күчә. Ягъни мәрхүмнең тормыш иптәшенә һәм балаларына. Шул рәвешле бурычны да аларга тапшырырга кирәк була. Гаиләсе юк икән, якын туганнарына бирергә мөмкин.  Мәрхүмнең үзенең дә  кемгәдер бурычы булырга мөмкин бит әле. Исегезгә алсагыз, җеназа укып бетергәч, имам яхшы кеше идеме, дигәннән соң: «Бу кешенең бурычлары юкмы?» – дип сорый. Бурычка биргән кеше шунда әйтергә тиеш. Юкса бу дөньядан бурычлы килеш китү, мәрхүмгә кабердә караңгылык, бер газап булачак. Аның әҗәтләрен туганнары күтәрергә тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай