Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Корбан гаете алдыннан ураза тотучылар зур савапларга ия була

Гарәфә көнендә (27 июнь) тотылган ураза иң кадерлеләрдән санала.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне бара. Бу арада ураза тоту өчен иң саваплы вакытларның берсе. Аеруча — Гарәфә көнендә (27 июнь) тотылган ураза иң кадерлеләрдән санала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи уә сәлләм) болай дигән: «Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм».

Кайбер кеше зөлхиҗҗә  аенда ничек ниятләргә икәнен белми. Ният кешенең күңелендә булса җитә. Шулай ук тел белән дә әйтергә мөмкин. Ниятне татарча әйтергә дә ярый.

Зөлхиҗҗә ае уразасына (шулай ук Гарафә көне уразасына) ният:
Нәуәйтү ән-әсуума саума шәһри зульхиҗҗә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгәлә
Татарчасын укырга да ярый: «Иләһи ният кылдым, Аллаһ ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр, Зөлхиҗҗә ае уразасын тотмакка»

Авыз ачкан вакытта укылучы дога:

Ифтар кылгач, зөлхиҗҗә аенда да, Рамазанда укыла торган доганы кыларга мөмкин, өстәп үзегез теләгән нәрсәләрне (шәригатькә каршы килми торган) сорарга була.
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай