Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Намаз көче

Булган хәл.

Улым СВОдан кыска вакытлы ялга кайтты. Ул гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Иң элек минем янда – туган йортында кунарга булды. Аны каршы алырга кызы, хәләл җефете һәм кодагыебыз килде. Сагындырган... Бик җылы очрашу булды. Юл йончыткан булса да, аруларны онытып, чәй табыны артында бик озак сөйләшеп утырдык.
Ятар алдыннан:
– Мин иртә торам, туйганчы йокларсыз. Иртәнге намазны аш бүлмәсендә укырмын. Намазлыкны шунда чыгарып әзерләп куям, – дидем.
Шуны ишетеп, улым да сумкасыннан алып, миңа зур гына намазлык сузды. Аның нинди икәнен аңлатып та бирәлмәм инде. Ул үзе ике катлы. Өске ягы яшел һәм зәңгәр төсләр бергә катнаш, калын гына чын бәрхет. Читләренә дүрт яклап та үзенчәлекле бизәк, уртасына мәчет, ә өстенә ай һәм йолдыз төшерелгән. Ян-якларына тар гына итеп куе яшел тасма тегелгән, баш-башына вак кына яшькелт ефәк чуклар тагылган. Аскы ягы юка штапель тукыма белән тышланган.
Аны кулыма алуга, нишләптер, «Шөкерана» догасын укыйсы килде: «Җәйгән җәймәм оҗмах бакчасы булса иде. Җәбраил фәрештә догалар кылып торса иде», – дип, намазлыкка бастым. 
Шундук аякларым тубыктан каз мамыгына чумгандай булды. Алар буйлап тәнемә җылылык йөгерде. Сәҗдә кылганда, маңгаемны намазлыкка терәгәч, йомшак кына итеп әнкәемнең куллары иркәләгәндәй булды. Йомшак бишектә яткан сабыйдай рәхәт хискә күмелдем. Мондый тылсымлы намазлыкны беренче тапкыр күрүем иде. Намазны укып бетергәч тә, торып китә алмадым – аны бераз сыпыргалап, иркә песи сыман ешынып утырдым. Икенче көнне улымнан бу намазлыкны кайдан алуын сорадым.
Сөйләвенчә, ялына егерме көн кала, аны «УАЗ Патриот» машинасына йөртүче итеп утырталар. Кайтыр алдыннан гына турбазада фатир арендалап яшәүче генералны алырга җибәрәләр. Ул килеп җитүе турында телефон аша хәбәр итә.
– Хәзрәт (улымның позывное), кер әйдә, чәй эчәбез, – дип дәшә аны хәрби җитәкчесе.
– Иптәш генерал, рәхмәт. Тамагым тук. Сезне машинада көтәм, – ди улым.
Генерал аннан:
– Иртәнге намазыңны укыдыңмы? – дип сорый.
– Әле вакыты кермәде. Үзем белән такталар йөртәм, машина янында шул такталар өстендә укыйм, – дип җавап кайтара балам.
Генерал аны:
– Намазлык өстендә укырсың, – дип үгетләп фатирына чакыра.
Әнә шулай намаз укып, ашыкмыйча, Аллаһтан тизрәк сугышның тәмамлануын, гаиләләренә һәм үзләренә исәнлек-саулык сорап дога кылалар. Егерме минуттан артык вакыт үтә.
Милләте буенча лезгин булган генерал:
– Хәзрәт, үзең белән ал. Миннән истәлек булсын, – дип, намазлыкны бүләк итеп бирә.
Юлга кузгалып, күпер кырына килеп җитәләр һәм шаккаталар: нәкъ егерме минут элек, ягъни болар үтәргә тиеш вакытта, күперне шартлаталар.
– Менә намазның көче.., – ди шунда генерал.
Частька барып җиткәнче: «Ләә иләәһә илләЛлааһ Мүхәммәдүр-расүүлүЛлааһ», «Хасбуна-ллаху вә нигъмәл вәкил», «Намазның көче», – дип, туктаусыз кабатлап бара ул.

Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш намаз уку