Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз укымаучы кешенең уразасы кабул буламы?

Шунысы мәгълүм: ураза да, намаз да ислам нигезләрен тәшкил итә, тик алар бер-берсе белән бәйләнмәгән.

Рамазан ае җитсә, халык: “Намаз укымасаң ураза тотарга ярыймы, намаз укымаучы кешенең уразасы кабул буламы?”, - дип сораулар яудыра башлый. 

Шунысы мәгълүм: ураза да, намаз да, ислам нигезләренең берсе, ләкин алар бер-берсе белән бәйләнмәгән. Намаз үзенә аерым, ураза үзенә һ.б. Шуңа күрә, без әлегә намаз укымаучы кешенең дә ураза тотуы дөрес дип әйтә алабыз. Ләкин кешенең киләчәктә намазга басарга нияте булырга тиеш, чөнки намаз уку һәр мөселманга фарыз (мәҗбүри, тиешле).

Димәк, әлегә намаз укымыйсың икән, уразаңны булса да тот, бер гөнаһка кимрәк булыр, бер савапка күбрәк булыр. Мин намаз укымыйм миңа ураза тоту дөрес түгел дип йөрсәң, өстеңдә ике гөнаһ була — намаз укымау һәм ураза тотмау гөнаһы. Ике савапның берсеннән дә мәхрүм каласың, дип искәртелә https://nur.tatar сайтында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай