Җомга көненең әдәпләрен һәм кагыйдәләрен беләсезме?
Шуларның иң беренчесе чисталыкка бәйле.
Мөселман кеше бу көнне аеруча үзенең чисталыгына, тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә тиеш. Әгәр кем дә кем, Җомга көнне госел алса,(бөтен тәнне юып коену дигәнне аңлата) бу гамәл аның гөнаһларының гафу ителүенә сәбәпче булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:
«Кем дә кем Җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә»(Бәйһәкый).
Шулай ук мөселман кешесе (бу очракта ир-аталар) бу көнне чәч-тырнакларын тәртипкә китереп, тешен чистартып, матур киемнәрен киеп, ислемай сибенеп мәчеткә барса, Мөхәммәд (с.г.с) сөннәтен үтәгән була. Әгәр дә аның нияте Мөхәммәд пәйгамбәргә охшау, аның сөннәтенә иярү булса, Аллаһ Тәгалә моның өчен аңа әҗер-савап яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев