Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Социаль челтәрләрдәге бәйгеләрдә катнашу гөнаһ түгелме?

Концертка билеттан башлап, машинага кадәр үк уйнатучылар бар.

Интернет челтәрендә даими рәвештә төрле бәйгеләр үткәрелеп тора. Җиңүчеләргә төрле бүләкләр вәгъдә ителә. Концертка билеттан башлап, машинага кадәр үк уйнатучылар бар. Мөселман кешесенә аларда катнашырга ярыймы соң? Бу хәрәм гамәл булып исәпләнмиме? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан без "Нур-Ихлас" мәчете имамы Камил хәзрәт Идрисовка мөрәҗәгать иттек.

"Әгәр дә мондый бәйгеләрдә кешеләрдән акча алынмый икән, аларда катнашу тыелмый. Гадәттә инде оештыручылар группага теркәлү кебек гамәлләрне башкарырга сорыйлар. Бу, галимнәребез фикеренчә, рөхсәт ителә. Ә инде лоторея сатып алуны күздә тоткан, ягъни акча чыгаруны таләп иткән конкурсларда катнашу – ул гөнаһ. Лотореянең түләүсезе дә була. Мисал өчен, кайбер ягулык салу станцияләре үзләрендә бензин салган өчен машина йөртүчеләргә өстәп бушка билетлар да бирәләр. Монда кулланучыдан бернинди дә акча алынмый. Монысы инде хәрәм түгел", - ди дин әһеле. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай