Татарстанда фитр сәдакасының күләме билгеле
Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
2026 елның 18 февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул итте.
Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Ураза ае 2026 елның 19 февралендә (пәнҗешәмбе) башлана. Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16 мартта.
Ураза 29 көн тотыла. Аның көне – 19 мартта. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартында (җомга) була.
Фото ТР Диния нәзарәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев