Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлый.

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр!

ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!

Изге Рамазан ае янә дә безне калдырып китә. Без аны моңсуланып, борчылып озатабыз. Әмма шул ук вакытта күңелебезне шатлыклы хисләр дә били. Чөнки Аллаһ Раббуль Гыйззә кушканнарны үти алдык. Озын язгы көннәрдә аштан-судан, уразаны бозарга мөмкин булган гамәлләрдән тыелып тордык, көндәлек биш вакыт намазны үтәү белән төнге намаз – тәрәвихларны укыдык, башка изгелекләр кылдык. Рия – кешеләр күрсен өчен түгел, ә Аллаһының рәхмәтенә ирешү теләге белән. Тоткан уразаларыбыз, төнге намазларыбыз, кылган изгелекләребез белән калебебезне сафладык. Ураза тотуыбыз өчен нинди бүләкләр буласын фәкать Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Раббыбыз Пәйгамберездән килгән Көдси хәдистә: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа хисапсыз әҗерне Үзем бүлеп бирәм», – дип әйтте.

Гаетебезне бәйрәм итү мәчетләребездә 10 апрель көнне иртәнге 07.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башлана. Вәгазьдән соң 7:30 сәгатьтә Гает намазы укыла. Бу вакытка кадәр, мохтаҗ-мескеннәргә фитыр садакаларыбызны тапшырып бетерү безгә фарыз кылынган вазыйфа булып тора. Аның ярдәмендә мохтаҗ-мескеннәр бәйрәм шатлыгы кичерә, бу көннәрне генә булса да мохтаҗлык сизүдән ераклаша. Быел фитыр сәдакасының күләме акчалата 150-1000 сум (соңгысы зәкят түләүчеләр өчен). 2024 елга фитыр нисабы – 43 мең сум (көмеш буенча), зәкят нисабы – 495 мең сум (алтын буенча).

Рамазан аенда ирешкәннәрне, күңелебезгә туплаган рухи кыйммәтләребезне киләчәктә дә саклый алсак иде. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, кылган барча изгелекләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итсен, изге ният – максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын! Өйләребездә һәрвакыт тынычлык, татулык, муллык булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай