Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Авырып ураза тота алмаган көн өчен сәдака бирергә кирәк. Кемгә?

Билгеле булганча, фидия ул – мохтаҗларга (фәкыйрьләргә) юнәлтелгән ярдәм.

Дәваланмый һәм дарусыз торалмый торган чир белән авырган кеше уразадан азат ителә. Тик бу очракта аңа уразасының һәр көне өчен фидия түләү бурычы йөкләнә. (Дин белгечләре, Мөхәммәд пәйгамбәребез вакытыннан ук билгеләнгән исәпләүгә нигезләнеп, быел фидия күләме 350 сумга тиң дип нәтиҗә чыгарды.  Әгәр дә бәндәнең аны түләрлек мөмкинлеге юк икән, бу бурыч аның җилкәсеннән төшә. Ул үзе сәдака тиешле кеше булып кала. 

Билгеле булганча, фидия ул – мохтаҗларга (фәкыйрьләргә) юнәлтелгән ярдәм, шуңа күрә аны башка кешеләргә бирү һәм нинди дә булса башка максатларда тоту рөхсәт ителми.  Бу сәдаканы иреңә (хатыныңа), өскә табан туганнарга (усул), аска табан туганнарга (фуру‘) түләргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай