Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Җәяүлеләр өстенә менгән

Түбән Камада машина йөртүче җәяүлеләр төркеменә килеп бәрелә – бер җәяүле үлә, икесе сикереп өлгерә.

Фаҗига Түбән Каманың Химиклар проспектында була. Зебра аша чыгып килүче 65 яшьлек ир һәм 16 яшьлек ике яшүсмер кызга «Лада Гранта» автомобиле килеп бәрелә. Руль артында 27 яшьлек егет була. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм чакыралар. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә илтәләр. Өлкән яшьтәге ир аңына килмичә вафат була. Башы, эче имгәнгән бер яшүсмер әле дә табиблар күзәтүе астында. Икенчесен табиблар тикшергәннән соң өенә җибәргәннәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев