Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Бәхетсезлек очрагында түләүләр яңача башкарылачак

Бу кемнәргә кагыла?

2023 елның 1 июленнән производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күрүчеләргә айлык түләүләр «МИР» түләү системасы картасына күчереләчәк.

Бу хакта ТР буенча Россия Социаль фонды хәбәр итте. «Бу айлык иминият түләүләрен банк карталары аша алучы гражданнарга гына кагыла.           Үзгәрешләр  айлык түләүләрне  почта бүлекләре, түләүләр китерү белән шөгыльләнүче оешмалар аша алучы, кредит учреждениеләренә саклыкка салучы кешеләргә, ягъни банк картасыннан файдаланмаучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккеге график буенча китереләчәк», – диделәр фондның Чаллы идарәсендә.

Кредит учреждениесендә «МИР» картасы алганнан соң, счетларның яңа реквизитларын Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның түләү алучының исәп (шәхси) эше саклана торган бүлеккә тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер ана капиталы индексация