Экспресс хәбәрләр

Чаллыда талпаннар активлашты

37/28 йортында яшәүчеләр чаң суга.

37/28 йортында яшәүчеләр талпаннардан зарлана. “Күршеләр эттә ике талпан тапты, балада – берне. Ярый, киеменә генә эләкккән. Урманда эләктерсәң - бер хәл, йорт янында бит”, - дип, аптырап яза социаль челтәрләрдә шәһәрдәшләр.

Талпаннар май - июнь башында активлаша. Бу хакта күбебез белә. Әмма белгечләр, сентябрь аенда да сак булырга чакыра. Җәйге эсседән соң аларның айнып чыккан чагы", - ди алар. Беренче салкыннарга кадәр кан эчүче бөҗәкләр агрессив булачак.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


урман

Нет комментариев