Экспресс хәбәрләр

Чаллы урманында өч хатын-кыз адашкан

Коткаручылар 20 квадрат километрга якын мәйданда урманны тикшергән.

Кичә 16.44 сәгатьтә 112 номерына Чаллы янындагы урманда өч хатын-кызның адашуы хакында хәбәр килгән. Урынга кинологлар белән бергә коткаручыларның кизү сменасы юл тоткан – алар 20 квадрат километрга якын мәйданда урманны тикшергән һәм кичке җиделәр тирәсендә адашкан хатын-кызларга юлыккан. Аларның барысын да урманнан алып чыкканнар, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция фаҗига

Нет комментариев