Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Кесарев кисеме ясаган да кире тегеп куйган

Һиндстанның Ассам штатында яшәүче авырлы хатынның хәле начарайгач, аны дәваханәгә алып киләләр.

Ике көн дәвамында күзәткәч, баланың өч ай ярымнан соң гына дөньяга килергә тиешлеген белсә дә, табиб, алдан УЗИ үткәрмичә, аңа кесарев кисеме ясарга карар итә. Туасы сабыйның үтә җитлекмәгәнен күргән табиб, балага тимичә, кисемне яңадан тегеп куя. Табиб булачак ананың гаиләсеннән бу очрак хакында беркемгә сөйләмәүләрен үтенә. Әмма бу хәлне яшереп калып булмый. Дәваханәдән чыккач, хатынның хәле янә начарая, шулай итеп, «кесарев кисеме» турында туганнар һәм күршеләр белеп кала. Һәм күпсанлы туганнары тикшерү үткәрүне үтенә. Бүген булачак ана шул ук дәваханәдә ята икән. УЗИ туачак сабыйга зыян килмәвен күрсәткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев