Әфган җилләре
Мәктәбебездә «Әфган җилләре» дигән батырлык дәресе үтте. Аны директор урынбасары Резеда Геннадий кызы бик матур сүзләр белән башлап җибәрде. «Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минут саен сакларга әзер булуда күренә», – диде ул.
Горур, түшләренә медальләр таккан һәм чал чәчле абыйларны күргәч, менә болар чын батырлар, Ватаныбыз сагындагы асыл ирләр, дип уйлап куйдым.
Без аларны сокланып, горурланып тыңладык. Егетләр – 1979-1989 елларда Әфган сугышында катнашкан кызалаклар. Мөслимнән Госманов Данил, Иске Карамалыдан Тимеркәев Гөлүс һәм Гәрәев Илдар, авылдашыбыз Исмәгыйлев Гаяз абыйлар ул. Исмәгыйлевлар – бөтен Советлар Союзында өч улы да Әфган сугышында катнашкан бердәнбер гаилә.
Гаяз абый сугышта танкист булган. «Иң үзәккә үткән нәрсә сусызлык иде... Иң тәмле нәрсә – су. Мин аны хәзер дә бик тәмләп эчәм. Сез дә бик сак карагыз суга!» – дип кисәтте ул безне.
– Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Ул Ватан алдындагы бурычын үти. Аның каһарманлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ менә шунда күренә, – дип сүзен башлады Илдар абый Гәрәев. Аны бу челлә илгә Германиядә хезмәт иткән җиреннән күчергәннәр икән.
– Күңелдәге яралар, яу кырында ятып калган иптәш-ләр турындагы истәлекләр бүген дә тынгы бирми, – ди ветеран.
Данил абый Госманов бу сугышның күпме хәсрәт китерүе турында сөйләде. 15 меңләп ир-егет яуда башын салган, 300 мең солдат яраланган, дистәләрчә меңе гарипләнеп калган.
Данил абый бездән: «Әфган сугышы ветераннарыннан тагын кемнәрне беләсез?» – дип сорады. Белмәгәч, безнең йөзләр кызарды. Югыйсә, мәктәп стендында аларның исемнәре, фотолары тора.
– Бүгенге егетләр армиягә барырга тиешме? – дигән сорауга дүрт Әфган ветераны да беравыздан: «Әлбәттә, ир-егетнең бурычы бит ул!» – дип җавап кайтарды.
Иң кирәге – тынычлык. Ил-көндә аяз күк йөзе булуын телим.
Лилияна Мөбәрәкова,
Мөслим районы, Әмәкәй мәктәбе, 7нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев