Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Бабамны бик сагынам

Без – бабамның 5 баласы, 9 оныгы һәм 17 оныкчыгы – аны бик сагынып искә алабыз.

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тула. Бу бәйрәм миңа карт бабам истәлеге буларак та бик якын. 
Карт бабам – Галиев Миңнегали Сираҗи улы 1923 елның 15нче октябрендә Актаныш районы Түке авылында туа. 
Аның истәлекләреннән бер өзек: «1942 елның 17нче мартында Совет армиясенә алындым. 15нче майда «Коломин» фронтына сугышка җибәрделәр. Мине минометчылар ротасына билгеләделәр. Сугышта өч тапкыр каты яраландым. 9нчы майны Кенигсберг шәһәрендә җиңү белән каршыладым».
Мин бу язманы бик кадерләп саклыйм. Карт бабам бик акыллы һәм зирәк иде. Без аның белән дус булдык. Ул һәрчак минем күңелдә саклана. Бергә төшкән фотолар аеруча да кадерле. 
Самир Шакирҗанов, 
Яр Чаллы шәһәре, М. Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 4Б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев