Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Геройлар янәшә

Ярты гасыр шәфкать туташы!

50 елдан артык операция өстәле артында хирургка ярдәм күрсәтүче шәфкать туташы булып эшли!

Бабамның әнисе – Наилә Вәлиеваны районда белмәгән кеше сирәктер. Әбием Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр шәфкать туташы булган. Яралы сугышчылар турында кайгырткан. 
Яшь кенә булуына карамастан, әбием Казан хәрби госпиталенә яралы сугышчыларны дәваларга китә. Дәү әнием hәм әнием әйтүенчә, биш ел дәвамында күргән җан әрнеткеч вакыйгаларны тыныч кына сөйли алмаган ул. 
Аның яшьлек еллары Ватан өчен көрәштә уза. Сугыш беткәннән соң, әбием Наиләне туган ягына кайтармыйлар. Үзе белән бер гарип сугышчыны тәрбиягә алырга тиеш була. Ул урын өстендә ятучы морякны – Харис бабамны сайлый. Алар өйләнешеп кайталар, hәм әбием гомер буе иренең сәламәтлеген кайгыртып яши.
Әбиемнең юанычы – яраткан эше булган. Лаеклы ялга чыккач та, хезмәтеннән озак аерыла алмаган. Тормышын башкаларга игелек күрсәтүдән башка күз алдына да китермәгән. 
Менә шулай, сугыштан соң да, хирурглар белән эшләп, күпләрнең гомерен саклап калган ул. Әбиемнең хезмәтен югары бәялиләр – Ленин ордены белән бүләклиләр. Хәзерге көндә дә аны онытмыйлар, мактап искә алалар. Әбием Наилә Вәлиева – батыр йөрәкле хатын-кыз. Минем күңелдә ул шундый булып саклана.
Йосыф Низамиев, 
Саба районы, Байлар Сабасы гимназиясе, 3А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев