Куллар һәрвакыт кирәк!
Фронт өчен бөтен гаиләбез белән тегәбез. Балалар кушканны кисә, энә белән эләктерә, мин тегәм, ә ирем кирәк чакта әйберләрне илтеп кайта.
Лицеебызга, әллә никадәр әйбер күтәреп, кунак апа килеп керде. Ул үзен Луиза Әсхәновна, дип таныштырды.
– Мин 2023 елдан махсус хәрби операция волонтёры булып торам. Сугышчыларга ярдәм итәсем, балаларыма үрнәк буласым килде. Шуңа мин кешеләрдән белешеп, волонтерлар белән элемтәгә чыктым. Килгәч: «Син тегә беләсеңме?» – дип сорадылар. Бик булышасым килгәч, өйрәндем.
Миңа бер генә тапкыр тегеп күрсәттеләр. Тегү машинасы бирделәр, һәм, шулай итеп, ковриклар тегә башладым.
Волонтёрлык эше моның белән төгәлләнми, бездә кем бәйли, кем шәм ясый, кем тегә... Куллар һәрвакыт кирәк! Материал кисү, эләктереп кую – шундый вак-төяк эш бигрәк тә күп вакытны ала. Моны сезнең кебек укучылар да булдыра.
2024 елда безнең волонтерлар ярдәме белән махсус хәрби операциягә 1129 ковёр, 494 носилка, 144 «дождевик» һәм тагын бик күп әйберләр тегеп жибәрелде.
Луиза Әсхәновна сөйләп кенә калмады, алып килгән әйберләрен дә күрсәтте. Алар арасында ковриклар, носилка, ә иң зурысы һәм гаҗәпләндергәне – зур «спаспокрывало» булды. Әлеге юрган солдатларның гомерләрен саклап калырга – дошманнар күзенә күренмәскә, теп-
ловизордан сакланырга ярдәм итә икән.
– Әйберләр тегү өчен материал, кирәк-яракларны үзебез яки спонсорлар акчасына алабыз. Тамчыдан күл җыела, диләр. Һәр ярдәм бик кирәк һәм бик мөһим! – диде Луиза Әсхәновна.
Марат Нәҗметдинов,
Яр Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 5Г сыйныфы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев