Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Иҗат

1 май – балачак бәйрәме дә әле ул

Тик безнең өчен гомер буе күкәй җыю (безнең якта йомырка дип сөйләшмиләр) бәйрәме инде ул 1 май!

Бу көнне иртәдән үк торып, өсләренә иң матур киемнәрен киеп, кулларына кәрҗиннәр тотып, бала-чага авылда күкәй җыярга чыга. Күрше апалары, халат өсләренә киеп куйган алъяпкыч итәкләрен тутырып, балаларны көтеп, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыра. Ел саен 1 нче май көнне шулай балачагыма кайтып, матур киемнәремне киеп, туган авылым урамнарын урыйм мин. Уйларым белән.
Эх... Сабый бала булсаң иде дә, авыл буйлап, өйдән-өйгә кереп, кәрҗиннәрең, пакет-сумкаларың күтәргесез булганчы буялган күкәйләр җыеп кайтсаң иде ул! 1 май көнне әни, гадәттәгечә, суган белән күкәй пирожкие пешерә. Пешерми, башка чарасы юк! Бер сумка күкәйне кая куеп бетерсен инде ул?! Башта күңелеңә охшаган төсләрен сайлап ашап, күкәй күрмәгән кеше күк, төкерек тә йота алмаслык дәрәҗәдә ашказанын дыңгычлап тутырасың. Калганнары гына әни кулына эләгеп, пирожки кыяфәтенә керергә хокуклы.
Кичтән, күкәй җыярга киеп чыгасы киемнәреңне үтүкләп, урындык башына элеп куясың. Гадәттә, бу көнгә әни берәр матур кием алып кайта иде. Тик шарты бар: Сабан туена да шуны киясе. Ике бәйрәмгә бер күлмәк! Анысы акча юклыктан булгандыр инде. Хәер, ярамаган тагы бала-чагага. 
Чыннан да, 1 май бәйрәм дисәң дә бәйрәм иде безнең өчен! Мин, гадәттә, күкәйне Түбән Тегермәнлектә җыя идем. Алинә, Гөлназ дустым белән. Авылның берәр урамында күрше малайлары Илнур (мәрхүм), Данияр белән очрашып, бер-беребезнең күкәйләре белән мактанышып ала идек. Кайчагында алар: «Фәлән апа бөтен балага шундый тәмле шоколад бирә. Барыгыз тизрәк, бетә күрмәсен!» – диләр, безне сөендерергә тырышып. Ә без сөенмибез дә, ул апага бармыйбыз да. Чөнки безне шоколад кызыксындырмый! Безгә буялган күкәй кирәк. Ә кайвакыт: «Фәлән абыйлар быел күкәйләрен суган кабыгына буямаганнар, алсу төскә манганнар!» – дип шар яралар! Моны ишетүгә, күп кенә йортларның капкасына сугылмыйча, туп-туры шул абыйларга йөгерәбез. Кемнең күргәне булсын әле алсу төстәге күкәйне! Гадәттә, авыл кешесе күкәйне шул суган кабыгына буйый инде. Нишләсен инде, башка буявы булмагач?! Хәзер генә ул, буяп та карыйлар инде ул күкәйләрне!
Иртән торып чыгып китү үзе бер ритуал. Әби, матур теләкләрен тели-тели, кәрзин төбенә күкәй сала: «Кәрзиннәрегезне тутырып, матур-матур күкәйләр җыеп кайтыгыз, бер өйне дә калдырмагыз. Фәлән апаңнарга да керегез, Фәлән абыеңнарга да сугылыгыз». 
Ул арада капкадан унышар бала берьюлы килеп керә. Әби башта балаларны санап кереп китә дә, алъяпкыч итәген тутырып, күкәйләр алып чыга. Теге, суган кабыгына буялганнарны! 
«Кем балалары соң әле сез?» – дип, күзләрен кыса төшеп, танымаган кыяфәт чыгара үзе. Таный инде, нишләп танымасын! Аннан: «Тукта әле, үбеп карыйм әле, кемнәр тәме килә икән?» – дип, һәрбер баланы битләреннән үбеп чыга да: «Үләм, Миңнехан белән Мөзәйнә тәме килә, шулар кызымы әллә син? Бәтәч, Дамирә белән Мөдәррис тәме килә, безнең Ришатмы әллә соң бу?» – дип, башларыннан сыйпап, күкәй өләшә. Кайберләре ышанып та куя хәтта! «Әйе, Рәхимә апа, чынлап та әти белән әнинең тәме киләме әллә?» – диләр. Без, әбинең бу гадәтен белгәнгә, и көлешәбез, и көлешәбез. Безгә кызык!
Ярты көн урам әйләнеп кайтып кергәндә, пакетта исән калган күкәйләр, гадәттә, аз була инде. Шулай да идән уртасына салып саныйбыз. Аннан, һәркем күңеленә охшаган төстәге күкәйне сайлап алып, тозлап ашап җибәрә. Аның тәмлелекләре! Үзем җыеп кайтканга шулай тәмле булгандыр инде ул!
Улым кечкенә чакта апа: «Күкәй җыярга алып кайтыгыз Гаделне», – дип чакыра иде. Бер елны авылга кайткач та: «Бар, улым, күрше-тирәләрдән күкәй җыеп кайт!» – дигәч, күзләрен маңгаена менгереп: «Син нәрсә, әни, ач кеше шикелле нишләп күкәй җыеп йөрим инде мин урам буйлап оялмыйча?!» – димәсенме. – Ачлыктан түгел ул, улым, шундый гореф-гадәт, синең шикелле вакытта без дә җыя идек, әбиең дә җыеп үскән! – дим. – Мин 6 сыйныфта укыганда да урам буйлап күкәй җыеп йөрдем әле!
7 сыйныфта укыганда, бик җыясым килсә дә, әни чыгармады инде. «Җиткән кыз урам буйлап күкәй җыеп йөрми инде», – диде. Күкәй җыймый башлагач, балачагым үткән кебек тоелды миңа.
«Балаларым үскәч, алар белән бергә балачакка кайтырмын әле!» – дигән хыяллар да чынга ашмады! Хәер, күкәй җыю бәйрәме булса да, безнең балачактагы төсле күкәй буяучылар да сирәгәйде инде хәзер. Төсле күкәйләрне конфет, чупа-чупс, козинак ише нәрсәләр алмаштырды.
Ә минем, әни алган матур күлмәкләремне киеп, өйдән-өйгә йөреп, Алинә һәм Гөлназ дустым белән буялган күкәйләр җыеп йөрисем килә. Суган кабыгына манылган булса да авыз турсайтмас идем әле. Аннары әбиемнең чалт-чолт биттән үбүләрен, әнием пешергән суган белән күкәй пирожкиларын, күрше егетләрен, балачагым эзләре калган туган авылым урамнарын үлеп сагындым... Эх... Бер кайтасы иде...
Быел да күкәй җыярга кайтырга җыенучылар, сез шундый бәхетле! Күкәй бәйрәме белән сезне, дусларым!

Гүзәл Хәбибуллина
Фото: күкәй җыю / фото ясалма интеллект иҗаты
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1май