Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Иҗат

Данис Хәйруллин: «Шигърият – йөрәк тибешем»

Чаллыда зур традицион әдәби-мәдәни чара – әдәбият көннәре булып узды.

Ул бөтен республикадан 70ләп әдипне бергә җыйды. Чаллы мәктәпләрендә алар белән очрашулар – үзенчәлекле әдәбият дәресләре оештырылды. Бу вакытта Аяз Гыйляҗев исемендәге Чаллы Татар Дәүләт драма театрында тагын бер кызыклы чара –  Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов белән түгәрәк өстәл дә узды. Бирегә Чаллыдагы татар җәмәгатьчелегенең иң-иң актив әгъзалары җыелган иде – шәһәрдәге кызыклы башлангычлар, милли традицияләр, аларны үстерү юллары турында сүз барды.

Көндезге сәгать икедә исә театр бинасының зур залында шагыйрь, Гаяс Исхакый һәм Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты Данис абый Хәйруллинның иҗат кичәсе башланып китте.

Шагыйрьне күркәм юбилее белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитетының социаль эшләр буенча урынбасары Винер Харисов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да килгәннәр иде. Винер Хәмитович Данис абыйның һөнәре буенча инженер булуына һәм бик җаваплы вазыйфалар биләвенә карамастан (озак еллар «Крансервис» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе булып эшләде), гомере буе иҗаттан аерылмый яшәвен билгеләп үтте. Ркаил Зәйдулла Данис Хәйруллинның шигъриятен югары бәяләве турында сөйләде.

– Идел журналында эшләгәндә мин Данис абыйның шигырьләрен журналның беренче битенә бирә идем, – диде ул. – Ә шагыйрьләр белә – бу иҗат кешесе өчен иң зур мәртәбә.

Татарстан язучылар берлеге шагыйрьнең юбилеена шәп бүләк ясаган – шушы көннәрдә шагыйрьнең тагын бер китабы дөнья күргән. Кичәгә дә буш кул белән килмәгән иде Язучылар Берлеге җитәкчесе – ул Данис Хәйруллинга «Татар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен» медален тапшырды.

Азнакай якташлар җәмгыяте исеменнән Данис Хәйруллинны җырчы Равил Галиев тәбрикләде һәм Данис Хәйруллин сүзләренә язылган җыр башкарды. Данис абый – гомумән алганда бик тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язучы әдип. Шулай да, кичәдә аның сүзләренә язылган байтак җырлар яңгырады.

Шагыйрьне тәбрикләргә сәхнәгә аның соклангыч матур гаиләсе дә күтәрелде – хатыны Фатыйма апа бик сәнгатьле итеп Данис абыйның шигырен сөйләде. Фатыйма апа әдәби-мәдәни кичәләрдә Данис абыйның шигырьләрен еш башкара – ул чып-чын шагыйрь хатыны! Зал Данис абыйның оныгының бик дәртләнеп татарча шигырь укуын да сокланып күзәткәндер. Оныкларның татарча белүенә без һәрвакыт ихлас гаҗәпләнәбез һәм бик сөенәбез.

Юбилярны Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе, Тукай премиясе иясе, бу зур әдәби чараларның башлап йөрүчесе Факил Сафин белән кичәне оештыруда матди ярдәм күрсәтүче «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаил Юнысов та тәбрикләделәр.

– Без бүген шәһәребез өчен гаять истәлекле тагын бер вакыйганы да билгеләп үтәбез, – диде Факил Миннемөхәммәтович. – Моннан нәкъ 45 ел элек шушы көнне СССР язучылар берлеге җитәкчесе Сергей Михалков карары белән Яр Чаллыда Язучылар оешмасы төзелгән. Ә Данис абый Хәйруллин – бу вакыйганың тере шахите. Ул 1972 елдан бирле Чаллыда, шәһәр төзүче һәм зур шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм бик милли җанлы, гамьле, тыйнак шәхес.

Данис абый Хәйруллинның иҗат кичәсе шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Аның шигырьләрен Аяз Гыйляҗев исемендәге драма театры артистлары (сценарий авторы Валентина Ибраһимова) укыды. Данис Хәйруллин иҗаты кебек җылы да, ихлас та, зәвыклы да булды ул.

Язманы Данис абыйның шигъри юллары белән тәмамлыйк:

Яшәлмәгән бер көн үтеп китте
Теләкләрсез, эшсез, килешсез,–
Ялтырамый калды алтын аем,
Яңгырамый калды көмеш сүз.

Уйларымны учлап йолкып аттым,
Бөреләре шытым биргәч тә.
Берәр елны шулай сызып атсам,
Яшәрермен микән бер яшькә?

Батты дөньям, үз-үзенә батты,
Күрмәс булды күзләр яшь ара.
Яшәрерсең, диде ... яшел кеше,
Дөньявилар шулай яшәрә...

Ризидә Рәхмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат Чаллы язучылары