Яраларың белән яратырмын (2нче бүлек)
Асия кич буе эндәшмәде...
Асия кич буе эндәшмәде, аерылышыр алдыннан гына:– Булмый, Галим, рәхмәт, – дия алды.– Аңлыйм, әлегә син мине яратмыйсың, тора-бара күнегербез.
Асия кич буе эндәшмәде, аерылышыр алдыннан гына:
– Булмый, Галим, рәхмәт, – дия алды.
– Аңлыйм, әлегә син мине яратмыйсың, тора-бара күнегербез.
– Юк, – дип капкадан кереп киткәндә, артыннан Галимнең:
– Балаңны әрәм итмә, үкенерсееең... – дигән әрнүле тавышы ишетелеп калды. Асия икенче көнне шәһәргә китәргә автобуска чыкмады, хәлсез булып ятты. Әнисе сорагач: "Иртәгә иртән китәрмен", – диде. Шул килеш йоклап киткән. Кемдер карап торганын сизепме, сискәнеп уянып китте.
Янында гына тезләнеп утырган Галимне күреп, мендәрдән башын калкытты: – Мин бүген бармыйм, көтмә. Галим, мин ничек яшәргә белмим, үләсем, югаласым килә, – дип пышылдады.
– Юләрләнмә, Асия, үзеңә кул сала күрмә! Өйләнер, беркая да китмәс, әзрәк түз. Ә мин сиңа кичә ни әйткәнне хәтерлисеңме? Мин бит шаярмыйм, мин сине аңа карый ныграк яратам, шуны бел! – Асия ни әйтергә белмичә башын юрган астына яшерде:
"Юк", – дип, башын гына селкеде. Юрган астыннан башын чыгарганда Галим юк иде инде. Рифатка ялынып көн елады, төн елады, Асия.
– Өйләнәсең килмәсә, мине берәр җиргә илтеп урнаштыр, мин бит шуннан бер кая чыкканым юк, кая барырга да белмим, – дип елады. Рифатның гаиләсе турында, аның авылдашлары аркылы, күп нәрсә белә иде ул. Алар биш бала, умартачылар, әтиләре бик көчле кеше, тик Рифат күбрәк әнисе турында сөйли иде, әтисе турында ни дә булса сөйләгәнне хәтерләми. Ә әнисе турында шундый яратып сөйләгәнгә аптырый иде. Ир бала әнине шулай ярата микәнни? Әнисенең бик каты эчкече икәнлеген дә белә, аны: "Берничек дәвалый алмыйлар, авыл буйлап өстерәлеп эчә", – дип тә сөйләделәр. Тик моның турында бер тапкыр да авызын ачып Рифаттан сораганы булмады. Рифатны табып үстергән ана аның өчен изге кеше иде. Эшкә бик уңган, чиста, пөхтә егет, эчми-тартмый, аны шундый тәртипле кеше итеп кем тәрбияләгән, әнисе, димәк, эчсә дә, начар кеше түгел. Мәхәббәт дигәнең шундый нәрсә бит, гашыйк булсаң, үзе генә түгел бөтен туган-тумачасы, авылы – барысы да матур, яхшыдыр кебек. Алар аерылмадылар: көн дә, төн дә бергә булдылар. Асия чарасыздан бичара тагын бер ай бәргәләнде. Рифат шулчак: "Өйләнә алмыйм, әнием эчкече минем", – диде, күрәсең баш тартырга башка сәбәп тапмады. Беркөнне иртән уянды да сөекле йөзгә шым гына карап ятты. Ярата иде ул аны, хәтта йоклаганда да матур иде. Тик, башына килгән уй айнытып җибәргәндәй булды: "Хәзер уяныр да, котыла алмадым моннан, дияр, күрә алмас, ул бит аннан да, туачак баласыннан да ничек котылырга белми. Йә Аллам, нишлим мин монда, ничек шул чаклы җүләр булырга була, көн саен елый-елый да туйдырып бетергәнмендер. Кешечә түгел. Баланы алдыртырга инде соң, Галимнең дә тәкъдимен кабул итә алмый. Ул аны җәлләп ничек ярдәм итәргә белми. Тик, мин үземне кызганып, аны да бәхетсез итә алмыйм бит. Рифат мине күрә алмый, кычкырып кына әйтми, йә Ходай, кая качарга моннан..."
Шул көнне үк Асия эшендә үз теләге белән эштән китү турында гариза калдырып, ерак түгел генә яшьләрне "вербовать" итә торган контора күреп, шунда керде. Аңа кая да булса тизрәк китеп урнашырга кирәк. Кабул итү комиссиясендә утырган хатын:
– Менә Дальний Востокка бар, Мәскәү Олимпиадасына бар, менә ГЭС төзелешенә бар... – дип санап китте.
– Миңа тизрәк алып китә торганы кирәк.
– Менә иң тизе: дүшәмбе, ГЭС ка. – Асия шуңа ябышты. Өч көн эчендә китәргә комиссия үтеп бетте дә ялда авылына кайтып китте.
Әнисе күпме генә үгетләмәсен, укырга кер, кая китәсең дип, юк, нинди көтү ди, беленә башлаганчы... Әнисе, абыйлары белсә, Рифатка "өйлән" дип барачаклар, ә аның көчләп тагыласы килми. Ул да бит менә Галимне яратмый, Рифат – аны яратмый. Тизрәк качарга моннан! Ул хәтта ГЭСның кайда икәнен дә сорашмады – кайда булса да барыбер. Әйберләрен җыйганда иң кирәк булырдай киемнәрен генә алды: иске чемодан, аның янына бәләкәй сумка, ике күлмәк белән ике юбка, көзге итек, вак-төяк эчке киемнәр... Әнисе юлга утыз тәңкә акча бирде. Якшәмбе кич барысы да авыллардан шәһәргә киләләр – автобус шыгрым тулы, бар яклап бүселеп чыгар кебек хәтта. Галим юл буена Асиядән күзен алмады. Утырыр урын булмагач, ул аны култык астында гына саклап алып килде. Тулай торакка ашыкмый атладылар. Җәйнең шундый ямьле киче иде. Бер ел да ике ай аларның монда очрашып яши башлаганнарына. Асия Галимгә күтәрелеп карамый гына әйтә куйды:
– Галим, мин китәм моннан. Син миңа үпкәләмә, кызгану – ярату түгел, аның белән яшәргә кирәк . Вакытлы булса да, ник синең паспортны пычратырга ....
– Тукта, кая китәсең, син нәрсә? – аптырашта калды Галим. – Көт бераз, авырың беленә башласа, кая китсен ди, өйләнер. Ә мин бит сине чынлап яратам, Асия, тик синең моны күрәсең килми, рәнҗетмәм, ышан миңа.
– Юк, Галим, син минем иң яхшы дустым булып калырсың. Рифатның яратмавын аңладым, шуңа мин аның күзенә күренәсем килми, алам дисә дә, хәзер инде барасым килми. Ник ябышырга... Үзең әйттең бит, сугыш вакытында да биш-алтышар бала үстергәннәр дип, шулай булгач, мин дә югалмам әле, бер баланы ничек тә үстерермен.
– Асия, син бит әле бала гына, кая барып кемгә төртелмәкчесең, нәрсәгә яшәмәкче буласың? Сине алда ни көтеп торганны, ахрысы, аңлап бетермисең.
– Мин югалмам, – диде авыр сулап. Киләсе тормышын ничек кенә сүрәтләргә тырышса да һич кенә дә күзаллый алмадымы, әллә әлегә аның турыда уйламадымы. Башында бер генә уй: "Ансыз ничек яшәрмен ..."
Кичен алар бүлмәсенә Рифат белән Галим килеп керделәр. Карават буш, урын-җир әйберләре тапшырылган. Рифат аны үз бүлмәсенә җитәкләп алып чыгып китте . Ни сөйләшергә белми бик озак утырдылар, аннан Асия, күтәрелеп карамый гына:
– Малай туса – Арыслан, кыз туса, Алия куштырам, – диде. Рифат аны берсүзсез кысып кочаклады да:
– Авыр булса, кайт, – дигән булды. Асия тешен кысты, "авыр булыр, кал!" димәде бит. Ни булса да түзәчәк. Икенче көнне кичке якта, Асия юлга җыенып беткәндә, Галим һәм аның артыннан Рифат килеп керделәр, алар бергәләп тимер юл вокзалына поездга озата киттеләр. Янында – әзмәвердәй ике егет. Галимнең борчылуы йөзенә чыккан иде, Асиянең күзләренә текәлеп карап-карап ала, Рифат та тыныч түгел. Асия уйлап куйды: "Кире уйлый күрмәсен дидер әле, тизрәк китсә, иркенләп тын алырмын дидер... "Үзен шулчаклы сөймәскә әйләнде: "Мин елак, мин ямьсез, мине яратырга ярамый". Бөтен кеше аның шундый икәнен күреп тора кебек тоелды. Поезд көтеп торганда, Галим түзмәде:
– Рифат, әйт, калсын. Туктат! Кая бара? Ул бит әле үзе бала гына, ә бала тугач нишләр? – Рифат эндәшмәде. Поездга утырырга гудок булуга, Асия, тизрәк кереп качырга теләп, вагон эченә ашыкты, аның артыннан Рифат та кереп җитте һәм кысып кочаклап алды. Икәүләшеп кочаклашып елаганны карап торган проводник хатын:
– Нишлисез, ник шул чаклы елашасыз, барыгыз минем кабинага керегез, – дип, үзенең эш урынына кертеп җибәрде .
– Асия, Асия! Авыр булса, кайт! – Аның күзләре тулы яшь иде. Аерылышу авыр. Асия бар көченә, соңгы тапкыр, Рифатын кысып кочаклады.
– Мин белмим, синсез ничек яшәрмен? – диде үксеп.
– Мин синең янга отпускамда килермен, яме, менә әзерәк юлга акча, соңрак тагын салырмын, – дип, сумкасына утыз тәңкә акча тыкты.
– Баланы больницадан каршы алырга кил, яңа елга туарга тиеш, кил, ярыймы, мин көтәрмен. Өйлән димим, аякка басарга ярдәм ит, мин синсез яши алмыйм, – дип, тагын үксеп еларга тотынды. Поезд тагын бер кычкыртты да тартылып куйды. – Булды, кузгалабыз, – дип, Рифатны вагоннан төшереп җибәрделәр. Асия тәрәзәгә ташланды. Рифат Галим алдында күз яшьләрен күрсәтмәс өчен артына борылып басты. Тик Галим акрынлап кузгалган поездга иярде, елмаерга тырышты, тик аның да күзенә яшь тулган, егет кешегә еларга оят шул. Хуш, туган як! Алда ни көтә...
Поезд тизлеген кызулатканнан кызулатты, Галим белән Рифат та кечерәйгәннән кечерәеп артта калдылар. Асия бу якларга башка кайта алмасын йөрәк ачысы белән тойды: әнисе, туганнары, мәхәббәте дә, дуслары да кала, алда яңа тормыш көтә, ә анда ни буласын бер Алла гына белә. "Үтәр ике дистә ел, мин югалмам, мин кайтырмын", – дип пышылдады күз яшьләре аша. Аерылу ачысы шулчаклы авыр иде, яшь йөрәген әллә нинди пычаклар кисеп-кисеп үтте, күз алларын аклы-күкле томан каплады, һәм, Асия тирән упкын кочагына чумды ...Вагонга керүгә, канга батып яткан яшь кызны күреп, проводник хатынның коты алынды. Ул Асияне көчкә үз каютасына алып кереп салды, канлы ярасын эзләп тапкач: "Ярый әле, кашың гына ярылган, менә колак яфрагың да эләккән, алар шулай нык каный шул инде. Каш кына ярылган, күз чыкмаган бит, менә хәзер мин синең яраларыңны ябыштырып куям, бар да үтәр", – дип, йомшак кына итеп тынычландырды.
Чаллы автобусы Бөгөлмә шәһәренә җитеп туктады. Җәй уртасы. Көн шундый матур. Асия Уфага тиклем билет алды. Поездга әле тагын бер сәгать вакыт бар, ул ары-бире йөренеп вокзалны күзәтте: әйе, егерме ел элек мондый түгел иде бу вокзал, чегән оясы иде бер. Ә ул чакта поезд иртә таңда килде, алар ярты көн Бөгелмәдән Чаллыга автобус көтеп утырдылар, шаккатып чегән тормышын күзәттеләр. Таш идәндә ястык-түшәкләр, юрганнар, кеше аяк асты диеп тормыйлар – аунап тәгәрәп йоклыйлар. Бервакыт әллә кайдан шыбыр-шыбыр эреле ваклы балалар, олылар чыгып кайнаша башладылар. Үз өйләрендәмени, залның бер башыннан икенче башына кычкырып сөйләшәләр, чегәннәрне Асия икенче тапкыр күрә. Ул әле бәләкәй чакта бер чегән хатыны кунарга сорап керде, әнисе, беркатлылыгы белән, рөхсәт бирүе булды, чегәннәр өй эченә, сарай эче, сарай башларына кереп тулдылар... Икенче көнне алар киткәч, ата каз, ике тавык белән әтәч тә юкка чыкканы беленде. Әнисенең бик озак телсез калып утырганы хәтердә. "И-и, мин бит аларны җәлләдем, бөтен булган запасны ашатып бетердем, кеше дә түгелләр икән..." дигән иде ачынып.
Дөньялар үзгәрә, тормыш бер урында тормый шул. Бөгелмә вокзалы хәзер матур, чиста. Асия, поездга утыргач, тирә-ягына каранды: вагон әллә буш инде, анда-монда гына кеше, күршесе дә юк ахрысы. Тәрәзә янына утырып тагын үткән елларга, истәлекләргә бирелде. "Очраша алырлармы алар, очрашса, ни дияр соң, бер-берсен танырлармы икән? "Асия егерме ел буена күңеленнән аның белән сөйләшеп, ике тормыш белән яшәде. Һәр көн, ялгыз калдымы, ул аңа үз тормышын сөйләде, егерме ел буена сөйлисе сүзләр күп җыелган иде .
"Очрашкач, мин сиңа барысын-барысын да сөйләрмен".
Ул чакта Асия Уфага килде. Анда яшьләр, дөнъя гөрли, күбесе Мәскәүгә Олимпиада төзелешенә китәләр, гитара чиертәләр, җырлыйлар, шатланышалар, көлешәләр – үзе бер бәйрәм. Тик ГЭС төзергә китүчеләр генә бер биш кеше җыелды: ике башкорт кызы, бер пар яшьләр, һәм бер якта берүзе аптырап басып торучы Асия. Поездга кереп урнашкач, танышып киттеләр. Башкорт кызларының икесе дә Гүзәл исемле булып чыкты, алар икесенә дүрт чемодан күтәргәннәр, тагын әллә нәрсәләр. Асия аптырап карады: ни төяделәр микән болар, минем бер нәрсәм дә юк. Ул хәтта ашарга да алмаган булып чыкты. Ничек кенә булмасын, Бөгелмәгә килеп җиткәч, автобуска күчеп утырдылар, аннан тагы ярты көн билгесез киләчәккә таба алга "җилдерделәр". Корсаклы кешегә юл газабы – гүр газабы, күңеле болганып, көчкә килеп җитте. ГЭС дигәннәре зур бер шәһәр булып чыкты. Урнаштыру пунктына килгәндә андагы яшьләрнең күплеге шаккатырды, бар дөнъя кырмыска иләве кебек кайнап тора. Кем кая чаба – күз иярми. Аларга да чират җитте, ябыштыручы – буяучы итеп алдылар, кулга кәгазь тоттырып, тулай торакка урнашырга җибәрделәр. Асия шушы ике көндә шулчаклы арыды, сагынды, башында көн дә бер уй булды: "Түзә алмасам, нишләрмен? "Тик тагын да ныграк тешен кысты: "Мин түзәргә тиешмен..." Тулай торакка килеп урнашкач, бүлмәләргә җибәрделәр. Яшисе бүлмәне эзләп тапты да, каршысындагы ишектә йодрык сыярлык тишек күреп, аптырап калды, аннан акрын гына иелеп шул тишектән эчкә күз салды: "Әнекәйгенәм, бу ни бу! – елый язып. Иске тумбочка өстендә электр плитәсе тора, өч карават, эчтә нәрсә бар – бары да күренә. – Кайда эләктем мин, – дип, стена буйлап идәнгә шуып төште дә башына ябышты. – Ничек яшәрмен соң мин монда яшь бала белән?"
Учалы комбинатының заманча җиһазланган якты тулай торагыннан соң, бу ниндидер ташландык дөнъя кебек тоелды. Кич эштән кызлар кайтты. Берсе – Башкортостан татары, икенчесе – Волгоград марҗасы. Керү белән буш караватта аптырап утырган ябык, кечкенә буйлы кызны баштанаяк күздән кичерделәр. "Син кайдан, кем буласың?" – диеп кызыксыну, танышулар китте. Кичәге тормыштан аерылып, бүгенге яңа тормышка аяк басуы, балалыктан чыгып, олылар тормышына күчүен аңлап та җиткерми иде. Әле ике көн элек кенә янында әнисе, сөеклесе, дуслары бар иде , тормыш та башка, аңлаешлы иде кебек. Ә менә хәзер нишләргә? Ничек итеп яңа тормыш башларга, нәрсәгә тотынып калырга, кемгә өметләнергә? ...Әнисенә ничек җиткерергә, юк, әнисе кичермәячәк. Асиянең ераккарак качасы килгән иде, бөтен танышлардан, ә бигрәк тә аны сөймәгән мәхәббәтеннән. Менә качты, еракмы, якынмы икәнне дә белми. Килеп утырды сиртмәсе идәнгә тия язган тимер караватка. Чәй кайнатырга чәйнеге, эчәргә кружкасы, тотып ашарга кашык, тәлинкәсе дә юк. Исәңгерәп утырды-утырды да как караватка авып йоклап китте. Аның белән килгән кызлар икенче көнне барып бригадаларга эшкә урнашып кайттылар, тик Асия торып алар белән бара алмады. Дөресен әйткәндә , ул аларга әллә ни кирәк тә түгел иде . Ул көтүгә иярә алмаган гарип бәбкә кебек иде. Шулай да, өченче көнгә торып утырып, никтер, әллә үзенең таушалган йөзеннән корсаклы икәнне белерләр диеп курыктымы, бик каты итеп буянды, бизәнде. Аның әле бер кайчан да төзелеш тә, буяучылар да күргәне юк иде . Мастер аны бер бригадага алып керүгә, халык бераз тынып карап торды, шунда арадан берсе:
– Эшем кешесенә охшамаган бу, шушы чаклы кызыл иреннәр белән кем төзелештә эшли ди, кирәкми безгә мондый курчаклар, – дип кычкырды. Мастер да аңа, дөресрәге, аның кызыл иреннәренә текәлде. Асия җир тишегенә керердәй булды. Аңа әле ни бары унтугыз гына – күзләрен буяды, битенә крем сөртте, тик иренен буяганы юк иде, кирәк бит.
– Ярый, алайса, әйдә икенче бригадага, тик "маймыл" иренеңне сөрт, кызый, – диде мастер бик тыныч кына. – Курыкма, төзелештә хатыннар усал шул. – Икенче бригада да яңа килгән чыбык кебек ябык кызга өстән аска гына карады, тагын йөрәге куырылып куйды: монда тагын кайсысы кычкырыр икән?
– Гөлсинә апа, менә, бригадаңа тагын бер яңа өйрәнчек, ал инде, Гүзәл бригадасы икене алды, – кызу-кызу гына таныштырды да, тагын кычкырмагайлары дигән шикелле, тынып калды мастер.
– Ярый соң, алырбыз, – диде олы гына яшьтәге бригадир хатын. Үзе: Маша, әнә сиңа өйрәнчек, ал, өйрәт, – дип тыныч кына утырган кырыклар тирәсендәге апага дәште. – Ярый соң, өйрәтербез...
Асиянең җанына җылы йөгерде. Бик авыр булды аңа бригадага кереп китү – аларның үз законнары. Тормышны, эшне дә нидән башларга белмәгән, төзелеш тә күрмәгән Асиягә иң кирәге – бер җылы сүз иде.
Мастер белән русча сөйләшсәләр дә, эшкә өйрәтүче остазы Маша апа керәшен татары булып чыкты. Асиянең бәхетенә ярый әле ул очрады. Язмышта ялгышкан, тормышта адашкан, тәҗрибәсез яшь кыз балага остаз гына түгел, аналарча кайгыртучы да булды. Төзелештәге авыр эш чыныктыра , бригада тәрбияли, усаллаштыра да. Кешеләр – төрле, телләр – төрле. Бригадада унсигез татар кешесе янында рус хатыннары икәү генә эшлиләр иде, татарча аралашканны ишетсәләр, шундук: "Нәрсә, гөр-гөр утырасыз, уважение надо иметь!" – дип кычкыралар. Асия эчтән генә үзалдына сөйләште: "Ник тиргәшәләр, ник үзләре безнең телне өйрәнмиләр икән? Мин дә аларча яхшы белмимдер, ә бит һәрвакыт аларча сөйләшәм, шушы ике кеше үпкәләмәсен дип, авыллардан килгән татар кызлары да телләрен вата-җимерә урысча сукалыйлар. Ярый әле Маша апасы аныңча сөйләшә, икәүләшеп рәхәтләнеп серләшәләр".
Тулаем ят дөньяга килеп кергән кызга, бердән, ничек тә юаная барганын яшерегә кирәк иде, болай да яңа килгән кеше микроскоп күзәтүе астында, ә бәби көткәнен дә белсәләр ...Төшке аш вакытында Асия күбрәк берәр шкаф эченә качып кына ашарга тырышты. Чөнки булган акчасын ничек тә җиткерергә кирәк иде: аласы әйберләр бик күп. Шуңа, ике телем ипи ашый да, ярты литр шикәрсез чәй эчә. Башкалар сумкаларына тәмле-тәмле ризыклар тутырып киләләр дә өстәлгә җәеп салалар. Асиянең, тамагы туймагач, хәле дә әллә ни юк шул. Бүген әнә колер машинасы килде, сиксән килолы агач мичкәләрдәге шпаклевканы ике кыз күтәреп носилкаларга бушатырга, аннан шуларны бишенче катка күтәреп менәргә кирәк. Асия носилкага таза гына бер кыз белән тотынды, икенче катка җиткәндә күз аллары караңгылана башлады, тик сер бирмәскә тырышты, өченче катта ял итәргә туктадылар.
Зифа Кадыйрова
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев