Чаллыда күпфункцияле үзәкләрдә 135 кеше халыкка 300 төрле хезмәт күрсәтә.
Чаллыдагы күпфункцияле үзәкнең Үзәк филиалы җитәкчесе Евгения Варго дүшәмбе киңәшмәсендә 2026 елның 8 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Филиалларда цифрлы мөрәҗәгатьләр аткан, кешеләрне мошенниклардан, шул исәптән азартлы уеннар өчен кредитлар алуны үзең тыю, үзеңне саклауның яңа механизмнары барлыкка килгән.
Евгения Варго халыкның финанс һәм шәхси мәгълүматларын саклауга аерым тукталды. Быел кредит тарихына куллану займына килешү төзүгә тыю кертү хезмәте арткан. Бу сорау белән 2025 елда – 6 314, быел 11 164 кеше мөрәҗәгать итте. Шулай ук яңа сим-картага тыю хезмәте дә популяр.
«Үзтыю нәтиҗәсендә банк клиент гаризасы белән операцияләрне тыя. Бу чара гражданнарны мошенниклардан сакларга һәм шәхси мәгълүматларны куллану куркынычын киметә», – диде Евгения Варго.
Муниципаль хезмәтләр буенча мөрәҗәгатьләр 44 процентка кимегән. Бу халыкның дәүләт порталы аша документларны мөстәкыйль рәвештә тапшыруы белән бәйле. Шул ук вакытта эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгатьләр 5 процентка арткан.
Евгения Варго мошенникларның яңа схемалар куллануыннан да сак булырга чакырды.
«Мошенниклар флюорография яисә чәчәкләр китерү буенча СМС буенча код әйтүне сорыйлар яисә ялган push-хәбәрләр җибәрәләр. Беркайчан да, хәтта дәүләт органыннан яисә поликлинкадан шалтыратам дисәләр дә, СМС кодларын әйтмәгез. Дәүләт хезмәтләренә рәсми сайт яисә кушымта аша гына керегез», – дип кисәтте ул.
Нет комментариев