Капка
Гыйбрәтле хикәя
Бер патша үзенә вәзир эзли икән. Бөтен патшалыгына бу хакта игълан итеп, кешеләр җыйган.
Аларны бер зур, ныклы капка каршына бастырган. «Кем дә кем шушы капканы ачып керә ала, шуны үземә вәзир итеп алам», – дигән патша. Аның янындагы галимнәр капканың нинди биеклектә, бикләре нинди икәнен, осталарның аны ничек итеп эшләгәнен сөйләп тора ди.
Җыелган баһадирлар барысы да шаккатып карап тора капкага, бу сынауны үтә алмаячагын аңлапмы, аңа таба атларга да кыймыйлар икән. Шунда олыларга ияреп килгән бер яшь егет тә булган.
Ул капка янына килеп, аны сыйпап караган, һәр почмагын карап, күзәтеп чыккан да... ишеген эткән. Ни күрсен – капка ябык түгел икән, ачкан да кергән…
Моннан нәтиҗә шул – ниндидер проблема башкарып чыга алмастай тоелса да, тәвәкәллә, эшләп кара, бәлки аны хәл итү юлы бик ансаттыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев