Чаллы язучысы Әлфия Ситдыйкованың яңа китабы дөнья күрәчәк.
«Таш тамыры» дип исемләнгән проза китабына биш бүлектән торган «Диңгез суы тозлы ул» романы, «Таш тамыры» документаль бәян, «Дөнья тәгәрмәче» повесте керәчәк.
– Бу китапта таш кебек тамыры нык, көчле рухлы шәхесләр сурәтләнгән. Биш бүлекле романда биш ана образы. Алар барысы да тормыштан алынган, җыелма образлар, – ди китап авторы Әлфия Ситдыйкова.
Китап Татарстан китап нәшриятендә июль-август айларында басылып чыгачак.
Нет комментариев