Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Зифа Кадыйрованың яңа китап геройларын урланган яшьлек, мәхәббәт һәм хыянәт, рәнҗеш берләштерә

Иреннән китеп туган нигезендә яши башлагач, Зөһрә гомерендә дә күрмәгән әнисе белән очраша. Әнисе аңа улын тудырырга булыша...

Шәһәребездә яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» (16+) китабы ниһаять укучыларга килеп җитте. Мин аны сатып алып, бер тәүлек эчендә укып та чыктым. «Урланган яшьлек» һәм «Кем каргады?» повестьләрен берләштергән китап гадәттәгечә гади итеп язылган. Геройлары да халык арасыннан чыккан, катлаулы тормыш юлы үткән кешеләр. Автор аларның тормышы аша хыянәт, кешегә начарлык кылу үзеңә әйләнеп кайтуын укучыларына җиткереп, нәтиҗә ясап, дөрес яшәргә өнди сымак. «Китап геройлары янәшәбездә бит: кемдер үзендә көч табып, мал-мөлкәтен, байлыгын калдырып, бәхетсез тормышыннан иреккә чыгып китеп,  тормышын яңадан башлап бәхетле була. Икенчеләре исә гомере буе кыйналып, үлгәнче ирле булып яши», – диде Зифа ханым яңа китабының геройлары турында.

«Урланган яшьлек»нең герое Зөһрә үзенең һәр адымыннан көнләшеп, җанына тигән иреннән китеп бара. Аны иренең бер туганнары бала таба алмауда, кысырлыкта гаеплиләр. Әмма гаеп аңарда түгел, ире Кәримдә була.

Очраклы рәвештә чын мәхәббәтен очратканнан соң, Зөһрә табибка барырыга мәҗбүр була. Әсәрдән өзек.

«Берничә табиб караганнан соң аңа:

– Сез озакламый ана булачаксыз, – ди. Зөһрә, аптырап, ни әйтергә белмичә, креслода утыра бирде, тагын башы әйләнеп китте.

– Хәнифә  Хәлиловна, бу аның беренче балага узуы. – Табиб, бүлмәдән чыгарга җыенган җиреннән туктап:

– Ә сезгә ничә яшь? Нишләп, моңа чаклы бала тапмадыгыз?

– Миңа балагыз булмаячак, диделәр. Мин хәзер дә моңа ышана алмыйм. 30 яшьтән соң өметләнмәдем дә...

– Матурым, сезнең бар җирегез дә сау-сәламәт, сез әллә кайчан балалы булырга тиеш идегез»

Иреннән китеп туган нигезендә яши башлагач, Зөһрә гомерендә дә күрмәгән әнисе белән очраша. Әнисе аңа улын тудырырга булыша...

Мавыктырыгыч сюжетлы повестьтан укып бетермичә аерылып булмый. Икенче әсәренең герое турындагы соравыма Зифа ханым:

– «Кем каргады?» повестының герое авылдашым, тракторчы Ольга апа. Бер елны авылга кайтканымны ишетеп, үзенә чакыртып алды да: «Туганым, яз әле минем язмышны», – диеп каршысына утыртты. Караватта авыру кызы ята иде. Ул торып, әнисе артына килеп басты да әнисенең һәр сүзен кабатлап барды. Иртәдән кичкә кадәр сөйләшеп утырдык. Без башка очрашмадык, ике айдан Ольга апа бу дөньядан китеп тә барды. Аның кызын гомерлеккә психик авырулар йортына озаттылар. Мин Ольга апаның әманәтен үтәдем.

Күпме дәрәҗәдә без үз авылдашларыбызны беләбез? Повестьтәге герой 1959 елның 16 сентябрендә вәхшиләрчә үтерелгән Кәли карт та – берничә китап язарлык, аерым тарих. Хатипҗан белән Аксинияның Братски шәһәрендә ике улы, бер кызы яши. Алар башка тарих...» – дип җавап бирде.

Китаптагы ике повесть геройларын да урланган яшьлек, хыянәт һәм нәфрәт, туган нигезгә тартылу хисләре берләштерә. Адәм баласы өчен иң изге хисләр турындагы әле китап укучылар тарафыннан яратып укылачак. Моңа минем иманым камил. Яңа китап китапханәләрдә, китап кибетләрендә әлегә бар. Ул киштәләрдә озак тормас дип уйлыйм. Сатучылар: «Зифа Кадыйрованың яңа китабы кайчан чыга», – дип сораучылар бик күп булды диделәр. Димәк, «Урланган яшьлек» тә үз укучыларын табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

24

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа китап Зифа Кадыйрова