Чаллының үз диңгезе бар
Быел Чаллыда диңгез хайваннары йөзә башлаганга 20 ел тула
Чулман ярында урнашкан Чаллыбызның үз диңгезе дә бар, дисәк, һич тә арттыру булмас. Сүзем – Идел буе төбәгендәге бердәнбер стационар дельфинарий турында. Быел биредә диңгез хайваннары йөзә башлаганга 20 ел тула. Шунысы да игътибарга лаек: чаллылылар дельфиннарның, диңгез мәчеләренең һәм арысланнарының хәтта исемнәрен дә яттан белә, аларның язмышы белән дә ихлас кызыксына. Аларны: «Бер барып күрдем инде», – дип әйтеп булмый. Артистлар яңадан-яңа шоу программаларын әзерли, хәтта гастрольгә килгән цирклар да мондагы атмосферадан калыша.
Гүзәл Шиһапова
Егерме ел элек Анапаның Утриш бистәсендәге дельфинарий филиалының Чаллыда ачылуы шәһәр өчен зур вакыйгага әверелә. Оешма директоры Марина Логунова сөйләвенчә, 2006 елда Анападагы төп офис Россия үзәгендә яңа мәйданчык эзли. Куйган шартлары да шактый: шәһәр инфраструктурасының югары дәрәҗәдә булуы, хайваннар өчен бассейнга да аерым таләпләрнең үтәлүе мәҗбүри була. «Дельфин» бассейнындагы 6 метр тирәнлектәге чаша һәм сикерү зонасы – әнә шундый очраклы туры килү нәтиҗәсе. Анападан килгән белгечләр ул вакыттагы шәһәр мэры Илдар Халиков белән элемтәгә керә, һәм нәтиҗәдә, 350 тамашачы сыйдырышлы дельфинарий үз ишекләрен ача.
Ул чакта моның өчен зур эш башкарыла – хайваннарга диңгездәгедән калышмаслык шартлар тудыру зарур була. Бассейнга фильтрлар аша узган гади су агызыла, аннары аш тозы кушыла. Хайваннар өчен тозлылык микъдары 22–24 промилле дәрәҗәсендә сакланырга тиеш. Бу – якынча 40 тонна тоз дигән сүз.
– Краннан килгән су күп баскычлы фильтрация уза. Без атнага берничә тапкыр суны өлешчә алмаштырып торабыз, чиста су өстәп, аңа тоз кушабыз. Һәр көнне су төрле параметрлар буенча тикшерелә. Безнең хайваннар өчен булдырылган шартлар гади бассейнныкына караганда да яхшырак булырга тиеш. Су да, ашый торган балык та... Бездә бит Кызыл китапка кергән хайваннар, аларны үз балаларыбыздай яратабыз, – дип сөйли тренер Екатерина Сергеева.
«Алар безнең өчен артист кына түгел»
Чаллыда дельфиннар белән эшли белүче белгечләр булмый. Шуңа күрә Анападан тәҗрибәле тренерлар килеп, урындагы кадрларны өйрәтә.
– Утриштагы дельфинарийга быел 30 елдан артык инде. Анда бик көчле ветеринарлар, тренерлар мәктәбе формалашты. Башта алар хайваннар белән үзләре килеп чыгыш ясады. Әкренләп безнекеләрне өйрәттеләр, белемнәрен тулысынча тапшырып калдырдылар. Шулай итеп, безнең белгечләр составы тупланды. Диңгез хайваннары белән эшләүче белгечлек гомумән юк бит. Башта эшкә хайваннарны караучы булып урнашалар, тәҗрибә туплагач, тренер булып эшли башлыйлар. Нигездә, без ветеринария яки биология өлкәсендә белеме булганнарны сайлыйбыз. Калганына эш барышында өйрәнәләр. Менә Екатерина Сергеева – икенче категорияле тренер. Ул Төркиядә диңгез хайваннары белән эшләгән. Андый шәп белгечебез булуга без бик сөенәбез, – дип аңлата Марина Логунова.
Сүзгә Екатерина үзе дә кушыла:
– Мин балачактан, 11 яшьтән үк, диңгез хайваннары белән эшләргә хыялландым. Мәктәптә укыганда ук шундый видеолар карарга бик ярата идем. Ул вакытта интернет әле бүгенгедәй популяр түгел иде. Мәктәптән соң биология факультетына укырга кердем, тәмамлагач, Төркиягә эшкә киттем. Анда 8 ел эшләп, Чаллыга кайттым. Бу эшне мин максатчан рәвештә сайладым.
Әгәр кешенең теләге зур, хайваннарга карата мәхәббәте чиксез икән, мондыйлар өчен дә ишекләр ачык. Мәсәлән, тренер Дария махсус рәвештә Якутиядән Чаллыга – дельфиннар белән эшләү өчен килә. Яшь белгеч белеме буенча журналист.Эшкә килүчеләргә сынау вакыты бирелә, Дария аны уңышлы уза. Ул Малай исемле ике яшьлек кечкенә дельфин белән дуслаша.
Элек бер тренер аерым бер хайван белән генә шөгыльләнгән булса, хәзер икенче төрле эшлиләр – тренерлар барлык хайваннар белән дә уртак тел таба белергә тиешләр. Бу – хезмәткәрләр ялга китә алсын өчен кирәк. Кечкенә хайваннар тренерны үз әнисе итеп кабул итәләр. Үтеп барышлый да күреп, уйнап, игътибар күрсәтеп китәләр. Кеше белән хайван арасындагы мондый җылы мөнәсәбәтләр соклану уята.
Ике центнерлы диңгез арысланын читлегеннән чыгарганда, Екатерина аны кайгыртып, безгә кисәтү ясарга да өлгерде:
– Ул әле кечкенә, 2 яшь кенә, куркытып, дулкынландыра күрмәгез. Зинһар, урында гына утырып торыгыз, фотога төшерсәгез, ут кулланмагыз!
Әлегә арыслан янына бер Екатерина гына керә – хайванга әкренләп ияләшергә кирәк. Дельфинарий директора да моны раслый:
– Безнең хезмәткәрләр хайваннарга шулчаклы нык ияләшкән, алар отпусктан да ялларын бүлеп, вакытыннан алда кайтырга мөмкин. Тренерларның һәрберсенең өендә йорт хайваннары бар.
«Кешеләрдән дә сыйфатлырак тукланалар»
Туклануга килгәндә, һәр хайванның үз рационы. Кайсыдыр бер төрле балыкны ярата, икенчесен үз итми. Дельфиннар күбрәк, мәчеләр бераз әзрәк ашый. Мәсьәлән, бер дельфин көненә 10-12 килограмм балык ашый, ә кышын бу күләм 15 кг-га кадәр җитәргә мөмкин. Балык туңдырылган була, аның температурасы -18°C итеп сакланырга тиеш. Порцияләрне суыткычтан алып, бүлмә температурасында эретәләр.
– Балык кешеләр ашый торганнан да сыйфатлырак булырга тиеш. Алар бөтен витаминны шул ризыктан ала. Без – кешеләр, пешерелгән яки кыздырылган ризык ашыйбыз, ә хайваннарга эрегән килеш кенә бирәбез. Ризыкта паразитлар булырга тиеш түгел. Үзебез иснәп тә карыйбыз, тикшерәбез. Әгәр шик туса, андый балыкны ашатмыйбыз. Моны катгый контрольдә тотабыз. Бары тик диңгез балыгы гына тәкъдим итәбез, – дип ассызыклый тренер.
«Чаллы филиалын «роддом» дип йөртәләр»
Бүген Чаллы дельфинариенда өч дельфин – Инга, Зоя һәм Малай яши.
– 20 ел эчендә бездә биш дельфин туды. Бу коры саннар гына түгел – димәк, бездә диңгез хайваннары өчен барлык шартлар да тудырылган. Беренче дельфин Инди 2010 елның 10 июнендә дөньяга килде. Хәзер ул Түбән Новгородтагы филиалда. Узган елның октябрендә Инди үзе дә әни булды, шулай итеп, безнең Инга хәзер инде әби, – дип сөйли җитәкче, горурлыгын яшермичә.
Дельфиннар бер урында гына тормаска да мөмкин, алар филиаллар арасында күченеп йөриләр. Инга белән Зоя исә Чаллыда күптәннән инде. Ванесса, Элео һәм Элина исемле диңгез мәчеләре дә гел монда. Бассейнда барлыгы дүрт диңгез мәчесе, ике диңгез арысланы бар. Дельфинарийда ике мәче дөньяга килгән. Әлеге ике арысланның берсен Утриштан 2,5 яшьтә алып кайтканнар. Ул чакта аның авырлыгы 90 кг булса, хәзер 230 кг-га җиткән. Үзе әле яшь булса да, хезмәткәрләр тора-бара ул да бала алып кайтыр дип хыяллана.
– Без хайваннарны бер бассейнда йөздерәбез, алар бер-берсенә ияләшергә тиеш. Үзара бик дус яшиләр. Күнегүләр вакытында һәр тренер үзенекен сайлап шөгыльләнә. Зоя 2024 елның 7 декабрендә Малай кушаматлы дельфин тапты. Ул хәзер бик актив артист, төрле шоу-программаларда катнаша. Кайбер тамашачылар махсус Малайны карарга килә. Гадәттә, хайваннар төнлә яки иртән бәбили. Малай тугач та, беренче минутлардан ук тренерлар, ветеринарлар күзәтүе астында булды. Тәүлек буена күзәттек. Яңа туган дельфин дөрес йөзәргә тиеш – әнисеннән калышмаска, әнисе дә үзеннән калдырмаска тиеш. Әнисе балага су өстенә чыгып һава суларга ярдәм итә. Бассейн буенча аны саклап, әйләнеп йөри, – дип сөйли Екатерина.
– Ясалма шартларда туган дельфиннар кешеләргә аеруча тартыла, бик кызыксынучан була. Алар өчен кешеләр – бөтен дөнья, көтүнең бер өлеше, гаилә әгъзалары кебек. Алар безгә бик нык бәйләнгән, араларыбыз тыгыз. Без алар өчен гел борчылып торабыз. Яңа бала тудырган дельфинга ике атна дәвамында ял бирәбез. Малайны сәхнәдә туды дисәк тә була. Яңа ел алды иде, шуңа күрә аңа гомеренең беренче көннәреннән ук шоу-бизнеска кереп китәргә туры килде. Зоя да эшләде, әмма кирәк чакта баласы янына китеп, аны тикшереп килә иде. Табигатьтә балалар 2 яшькә кадәр әниләре янында йөри, балык та ашый, сөт тә имәләр, – ди тренер.
Дельфинарийлар төрле инстанцияләр тарафыннан даими тикшерелеп тора. Ил күләмендә ябылучылары да шактый. Тикшергәндә төп күрсәткечләрнең берсе – хайваннарның үрчүе. Димәк, хайваннар туа икән, суның да, һаваның да, туклануның да сыйфаты югары. Бу яктан Чаллыдагы филиалга тиң көндәшләр юк диярлек. 20 ел дәвамында бинада җәен дә, кышын да кирәкле температура саклана. Хезмәттәшләре арасында Чаллы филиалын «роддом» дип йөртәләр.
Утришта, ачык диңгездә штормнар һәм башка табигать күренешләре вакытында, Россиянең Кызыл китабына кертелгән дельфиннар балаламый торган була. Чаллыда беренче тапкыр Инди бәбиләгәч, моны бөтен ил күләмендә зур вакыйга итеп кабул итәләр. Шуңа күрә дә Идел буендагы бердәнбер стационар дельфинарийның әһәмияте бик зур.
Коллективтагы, шулай ук тамашачы утырган залдагы атмосфераны хайваннар бик яхшы сизә. Шуңа күрә эшкә килгәндә дә, тамаша караганда да бөтен проблемаларны, борчуларны ишек артында калдырып керергә кушалар. Коллектив шоу-программаның сценариен бергәләп төзи. Ел саен тамашачылар өчен 4–5 яңа программа әзерлиләр. 20 еллык юбилейга да аерым истәлекле шоу тәкъдим итәләр.
Чаллыга башка шәһәрләрдән, республикалардан да диңгез хайваннарын күрергә махсус киләләр, туроператорлар аерым экскурсияләр оештыра. Шул рәвешле, шәһәр үзәгендәге бу кечкенә диңгез Чаллыга елдан-ел туристларны күбрәк җәлеп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев