Мәхәллә сабантуйлары – безнең яшьлек кенә түгел...
"Минем яраткан шәһәрем" бәйгесе

Мәхәллә сабантуйлары – безнең яшьлек кенә түгел...

Чаллыдагы кече сабантуйлар тарихы

Кече сабантуй... Бу төшенчәне мин беренче тапкыр 1992-1993 елларда, ягъни Чаллыга килгәч ишеттем. Казанда университет тәмамлап, Камазның «Нур» газетасында эшли башлаган елларым иде. Баш мөхәрриребез Нәсих абый Таҗиев мине Яңа шәһәрнең 4нче комплексында узачак Кече сабантуй турында язма әзерләргә җибәрде. 4 комплексның кай тирәдә булуын чамалый идем, Гренада тукталышына төшеп, аз гына эчкәрәк узуга, халык җыела башлаган мәйданга килеп чыктым. 

Авылдагы сыман...
Авыл сабантуен хәтерләтте миңа кече сабантуй. Чыннан да охшаган да иде инде ул авыл сабантуйларына – бер тирәдә яшәгәч, халыкның күпчелеге бер-берсен күреп булса да белә, шуңа күрәдерме, исәнләшәләр, елмаешалар, хәл сорашалар.... Кыскасы, мәйданда җанга рәхәт бер җылылык хөкем сөрә. Шулай ук зур түгәрәк ясап эскәмияләр тезгәннәр, түрдә зур палатка белән оештыручылар өчен ышык урын да ясап куйганнар. Чиләк-көянтәләр, чүлмәкләр, йомырка белән кашыклар – кыскасы, Сабантуйның алыштыргысыз атрибутлары барысы да бар. Хәтта баш батыр өчен әзерләнгән тәкә дә текә генә, мәгърур гына басып тора. Тыенкы гына, йомшак кына татарча моң агыла, һәм, ничек кенә тыйнак булмасын, мәйданга гына  сыеша алмыйча тирә-юньгә – күрше урамнарга, олы юлларга  кадәр таралып, үтеп сүтеп йөрүчеләрнең дә күңелләрен кузгата.  

Журналист эшенең үзенчәлеге шунда бит инде – кая барсаң да беренче чиратта оештыручыларны эзлисең. Ә ул кече сабантуйны  оештыручылар арасыннан иң истә калганы Роза ханым Хәмидуллина булган икән минем. Бүген ул Чаллыдагы татар җәмәгатьчелегенә билгеле шәхес, шәһәр үзәк китапханәсе карамагында эшләп килүче әдәбият музеен оештыручыларның берсе, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе. Ә ул чакта Роза 12нче татар китапханәсе мөдире һәм шушы матур чараның алыштыргысыз алып баручысы иде. Бала итәкле матур милли күлмәктән, күлмәге генә түгел, үзе дә чәчкә кебек булып күз алдында калган. Роза ханым белән шуннан дуслашып калдык та инде без.
Беркөнне әле аның белән дә, нинди күңелле вакытлар иде дип, кече сабантуйларны искә төшереп утырганбыз икән.

 – Нәкъ авылдагы сыман – башта гармун, баяннар белән уйнап-җырлап, фатирдан фатирга йөреп, «яулык» җыя идек, – дип сөйли Роза. – Кайсы яулык йә тукыма бирә, кайсы  – акча йә йомырка... Бирәләр иде бит, нигә кирәк миңа сабантуй дип күңелне төшергән кеше булмый иде. Шул тирәдәге өч комплексны (4, 5, 6) әйләнеп чыга идек. 
Кою заводын төзегәндә, төзелеш өчен өстәмә мәйдан кирәк булгач, Тукай районы Гәрдәле авылы кешеләрен 6/05 йортына күчергән булганнар икән. Бөтен авылны – бер йортка! Безнең сабантуй алар өчен үз авыллары сабантуен да алыштырган инде. Алар җыйнаулашып - кайсы коймак пешереп, кайсы гармун күтәреп килеп чыгалар иде... 
Сабантуй үзе башка көнгә билгеләнә иде бит. Гадәттә, аны төштән соң, 2ләр-3ләр тирәсендә башлыйбыз.  Кызык булып хәтердә калган – бервакыт Сабантуй алдыннан гына коеп яңгыр явып үтте. Барыбер үткәрдек, ялт итеп кояш чыгуга инде таралышкан халык тагын җыелды.   

– Роза, ә кемнең идеясе булды икән ул Чаллыда кече сабантуйлар оештыру? 
– Шәһәр администрациясендә Милли бүлек бар иде бит ул елларда. Бүлек җитәкчесе Галимҗан абый Зарипов иде. Хәтеремдә – күп милли чараларны шушы бүлек ярдәмендә оештыра идек без. 
Ә безнең мәхәлләдә – мәхәлләдә дип сөйлим инде шул чаклардагыча – төп башлап йөрүче кеше Равил абый Нурулла иде. Берничә комплексны эченә алган Туфан мәхәлләсен дә ул оештырды, кече сабантуйларны да, аннары мәчет төзелешен дә башлап йөрде. Хәзер инде, беләсең, шул Туфан мәчетенең имам-хатыйбы ул. 

– Кече сабантуйларны, димәк мәхәлләләр оештырган?
– Шулай булып чыга инде.  


Мәхәлләләр дигәннән... 

Шунысы кызык, дөньяви гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә дини термин да булган бу төшенчә мөселман дәүләтләрендә, әйтик шул ук Урта Азия  якларында территориаль берәмлек атамасы буларак та, мәчет каршында мөселманнарны берләштергән дини җәмгыять-оешма рәвешендә дә бүгенгәчә яшәп килә. Бездә дә булгандыр инде ул борынгырак заманнарда. Аннары, чама белән 1992-2005 елларда, анда да ялгышмасам безнең Яр Чаллыда гына, тагын бер кат киң кулланылышка кереп алды ул. Матур яңгырашлы булгангамы, без, журналистлар да аны бик яратып куллана, эчтәлегенә артык игътибар биреп тормастан префектура йә комплекс сүзләренең  тәрҗемәсе итеп тә файдалана идек. Дөрес, комплексны мәхәллә дип тәрҗемә итү бик үк дөрес тә булмагандыр инде, мәхәллә төшенчәсе зуррак территорияне күздә тотадыр. Гомуми кагыйдәләр буенча, мәхәлләнең чикләре, намазга чакыручы мөәзин тавышының кая кадәр барып җитүеннән чыгып билгеләнергә тиеш икән. 

1992-1997 елларда Милли бүлек җитәкчесе булып эшләгән Галимҗан абый Зарипов белән очрашкач та сүзне шушы мәхәлләләр темасыннан башлап җибәрдек:
– Элек бездә шундый тәртип иде бит, – дип сөйләп китте ул, – мәчет урыны алу өчен башта мәхәллә оештырырга кирәк иде. Аннары шул мәхәлләдә яшәүче кешеләрдән култамгалар җыеп, мәчет салу өчен рөхсәт алырга... Шул рәвешле мин эшләгән чорда шәһәрдә мәчетләр төзү өчен унлап җир урыны бүлеп бирелде. Мәчет төзелешендә иң кыены да, иң мөһиме дә – җир алу иде инде.

Милли бүлек 1992 елда оешкан, Галимҗан абый – аның беренче җитәкчесе булган. Биш ел эшләгәннән соң СПИД үзәкнең баш табибы вазыйфасына күчкән. Бераз читкә китеп әйтсәк, башка юнәлешкә кереп китүенә карамастан, милләтпәрвар кеше булып калды Галимҗан абый, соңыннан, лаеклы ялга чыгып эштән киткәч тә әле күпмедер вакыт Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлегендә эшләп алды.   

– Галимҗан абый, мәхәлләләрдә Кече сабантуйлар үткәрү кем идеясе булды икән? – дип үземне кызыксындырган төп соравымны бирәм мин. 
– Төгәл хәтерләмим инде. Кече сабантуйның иң беренчесе яңа шәһәрнең 32нче комплексында, Электротехниклар префектурасында оештырылган иде. Префектура башлыгы Зөфәр Гатауллин үзе башлап йөрде. Аннары инде башка префектураларга да «күчте». 

Халыкка якынрак булу максатын куйдык

Зөфәр Шакир улы Гатауллин бүгенге көндә ТИСБИ идарә университетының Чаллыдагы, Казан Дәүләт университетының Алабугадагы филиалларында юриспруденция укыта, юридик фәннәр докторы, профессор. Кыскасы, бик эшлекле, урысчалап әйткәндә, «занятый» кеше. Шулай булуга карамастан, минем белән очрашырга вакыт тапты. 
– Журналистлардан читтәрәк йөрермен дигән сүзем дә бар иде, тик сез префектура дип сүз кузгаткач, искәрмә ясамый булмады, – дип елмайды ул.  – Монда килер алдыннан да префектурада эшләгән елларны искә алып утырдым әле. 

– Сагыныпмы, Зөфәр Шакирович?
– Әлбәттә! Бик күңелле яшәдек без.
– Хәзер инде префектуралар юк, шәһәр яңадан районнарга бүленде. Ә менә префектураларның нинди үзенчәлеге, өстенлеге бар иде соң, сезнең карашка?

–  Гомумән алганда, исем алыштырудан мәгънә үзгәрмидер инде ул. Шулай да префектуралар идарә органнарын, властьны халыкка якынайту өчен уйлап табылган булгандыр дип уйлыйм мин. Халык белән җитәкчеләр арасындагы дистанцияне киметү өчен. Префектуралар сан ягыннан да күбрәк иде бит, бишәү иде.
Ә үзебезнең Электротехниклар префектурасы турында сүз алып барсак, без эшне башыннан ук нәкъ менә мәхәллә принцибы буенча оештырырга тырыштык. Ягъни, чыннан да, халыкка якынрак булу максатын куйдык. 32нче комплекстагы «Родник» халыклар дуслыгы йортын беләсез бит инде – шул бинаның бер өлешен биләп тора иде безнең префектура. «Родник» урынында гадәти мәдәният үзәге иде әле ул вакытта, аны танылган җырчы Азат Хөсәен Тимершәех җитәкли иде. Мәдәният йорты сәхнәсендә бергәләп нинди генә бәйрәмнәр оештырмый идек. Рамазан аенда халыкны җыеп, ифтарларга кадәр үткәрә идек, ышанасызмы? Гает намазлары уку да шунда оештырыла иде – ул вакытта префектура территориясендә мәчет юк иде бит әле. Шул елларда безнең префектурада яшәүчеләргә мин бик рәхмәтле, чөнки аларда активлык та, инициативалылык та зур иде. Фәнис Госманов, Хәмзә Әхмәтшин исемле егетләрне хәтерлим. Хәер, күп иде инде актив кешеләр, барысын да санап бетерү мөмкин дә түгелдер. Ул бездәге Сабантуйларның матурлыгы! 

– Мине шушы кече сабантуйлар кызыксындыра да инде, Зөфәр Шакирович. Шәһәрдәге кече сабантуйларның беренчесе сездә узган икән. 
–    32нче мәхәлләдә «Чаллы икмәге» (авт: хәзерге «Бәйрәм»)  кибете бар бит әле.   Аның артындагы йортлар юк иде әле ул заманда. Менә шунда без зурлап мәхәллә сабантуе оештыра идек. Сабантуйга хәтле аның бит әле бүләк җыюлары ничек күңелле. Авылдагы шикелле озын колгалар тотып, шуңа яулык-сөлгеләр бәйләп, урам буйлап йөрибез. Кайбер елларда атлар җигеп, арбаларга төялеп, гармун-баяннар белән, җырлап-биеп... Шәһәр эчендә бит бу, күз алдына китерегез! Халык шулкадәр сагынган булган икән мондый бәйрәмнәрне, Азат Тимершәех җырлаганын ишетүгә җыйнаулашып, бүләкләрен тотып, урамга агылалар, шунда ук җыр-бию башлана. Менә искиткеч инде! 32 комплекста йөреп бетергәч, 62гә күчәбез. 59 комплекска кадәр барып җитә идек. 

–    Ә акча мәсьәләсен ничек хәл итә идегез, Зөфәр Шакирович? 
– Совет заманыннан калган күренеш булды микән, ул заманнарда һәрбер комплексны нинди дә булса предприятиегә беркетү бар иде бит. Әйтик, безнең 32нче комплексны «Татэлектромаш» дигән берләшмә «курировать» итә иде. Аның җитәкчесе рус кешесе, Александр Дмитриевич исемле иде хәтерем ялгышмаса – сабантуйлар оештырганда берсүзсез матди ярдәм күрсәтә иде. Башка спонсорлар да булыша иде, билгеле, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми идек. Аннары халыктан да күпмедер бүләк, акча җыела. Шәһәрнең иң билгеле көрәшчеләре – шул ук «Копченый»ларга кадәр (авт: Рәкыйп Хәмитов)  килә торган булгач, сабантуйның дәрәҗәсе зур булган дигән сүз бит инде. Берсендә хәтерлим, шәһәр мэры Рифкать Алтынбаев.…

– Ул да килә иде мени?
– Һәрвакыт. Рифкать Алтынбаев килгәч, аңа сүз бирергә кирәк бит. «Хәзер бездә кунакта Рифкать Зәкиевич Алтынбаев», – дип тәкъдим иткән идем, Рифкать Зәкиевич әйтә: «Мин кунакта түгел, үземдә» – ди. Кызык тоелды инде. Һаман истә аның шул сүзе.   
– Ә мәхәлләләрдә кече сабантуйлар үткәрү идеясе кемнеке булды микән? 
– Безнеке булгандыр инде. 

– Мәхәллә сабантуйлары июнь башыннан башланып, азагына кадәр дәвам итәләр, һәм төрлесе төрле көнне оештырылалар иде бит, әйеме? Бер мәхәлләдәге сабантуй икенче мәхәлләдәге белән ялгышып та туры килми иде. Һәм шимбә-якшәмбе көннәренә дә  билгеләнми иде алар. 
– Билгеле шулай. Ял көннәрендә татарны шәһәрдә тотып буламыни аны! Ул йә бәрәңге төбе өяргә кайтып китә, йә печән чабарга, – дип көлә Зөфәр Шакирович. Чыннан да шулай бит инде!  
– Аннары, шул без эшләгән чорда, 32нче комплекстагы мәчеткә урын алынды, нигез ташлары салынды, – дип сүзен дәвам итә Зөфәр Шакирович. – Махсус блок алып кайтып, кран алып килеп, котлаван ясадык, «Монда электротехниклар мәхәлләсе мәчете булачак» дип язып та куйдык. Хәзер әнә ничек матур булып тора ул мәчет.
 Туфан мәхәлләсенә дә мәчет урыны алырга ярдәм иттек. Анда мәчет төзү эше белән Равил хәзрәт Нурулла шөгыльләнә иде, ул бик тырышты инде. 
Без халык белән бердәм булып, тулы канлы тормыш белән яшәдек...
Сүздән туктагач, күңелләргә ямансу булып китте. Бу истәлекләр Чаллы тарихының гына түгел, безнең яшьлекнең дә бик матур мизгелләре шул инде. Әбиләр әйткәндәй, и узган гомерләр... 

Мәхәлләләр, мәчетләр, кече сабантуйлар...

Кече сабантуйлар турында истәлекләрне барлыйм дип кенә алынган идем мин, сүзем ирексездән мәхәлләләргә, мәчетләргә дә барып тоташты. Хәер, башкача була да алмыйдыр, алар чыннан да бер-берсенә бәйле бит. Зөфәр Шакирович сүзләре белән әйтсәк, бу шәһәр халкының, мәхәлләләргә берләшеп, тулы канлы тормыш кору омтылышы булган. Иң мөһиме – халыкны мәхәлләләргә берләштерү мәчет урыннары алырга мөмкинлек биргән. Аллага шөкер, бу төрле комплексларга таралган мәчетләрнең инде сафка басып бетүләренә дә байтак еллар узды. Һәм мәхәллә картлары бүген ашыкмый-кабаланмый, транспортларга утырып мәшәкатьләнми генә  мәчеткә барып гыйбадәт кылып кайта алалар, ә без якында гына азан тавышы ишетеп сөенәбез икән, моның өчен кайчандыр Чаллыны шулай уята, халыкны берләштерә алган фидакарь шәхесләргә рәхмәтле булырга тиештер. 

Ә кече сабантуйларга килсәк... Күршесен дә күреп кенә белеп, утрау эчендә сыман яшәгән шәһәр кешесе өчен кече сабантуйларны шулай ук зур «нигъмәт» дип санарга мөмкин. Балалар өчен дә матур үрнәк, аларны татар телендә аралаштыру мөмкинлеге дә бит әле ул. 

Мәхәллә сабантуйлары 8-9 еллар оештырылып килгәч, инде традициягә кергәч, тукталды. Хәзер Чаллы Сабантуе бер генә урында – Кама буендагы мәйданда оештырыла. Әлбәттә, Чаллыга хас булганча бик саллы итеп, җиренә җиткерелеп үткәрелә, истә калырлык мизгелләре дә күп була. Ләкин... ләкин шәхсән мин үзем яшьлек белән бергә бик еракта калган, матур булып күңел түрләрендә сакланган кече сабантуйларны сагынам... 

Мин башка милләтләр турында әйтә алмыйм, ләкин җыр-моңнарсыз, җанлы аралашуларсыз яши алмый безнең татар халкы. «Шәһри Чаллы» газетасы безнең күптәнге, КАМАЗ төзелгән еллардагы традицияне – пятачокларны торгызды, аларга да меңләгән кеше җыела бит хәзер. Шәһәрнең төрле почмакларыннан гына түгел, тирә-юнь шәһәрләрдән, районнардан да киләләр. Татарстан рәисе ярдәме белән оештырыла торган «Күрше-фест» фестивале дә – «Шәһри Чаллы» әлеге фестивальдә дә катнашып, аның кысаларында кышкы пятачоклар оештырды – күпмедер дәрәҗәдә безнең Кече сабантуйларның дәвамы кебек, бер карасаң. 

Димәк, Чаллы бүген дә традицияләрне торгызырга, сакларга һәм яңаларын булдырырга сәләтле. Димәк, Чаллы бүген дә «яши».

Ризидә Гасыймова

«Минем яраткан шәһәрем» бәйгесенә тәкъдим ителгән язма


Нет комментариев