Резидә Юсупова: «Чаллыда инде ул журналистлар»
Иҗади бәйге.
Казанга килгәч, андагы коллегаларыбыз гадәттә: «Чаллыда нинди яңалыклар бар?» – дип кызыксыналар. Соңгы баруда Камал театрына шагыйрь Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсенә килгәч тә шулай булды. Газета редакторлары белән: «Чаллының 400 еллык юбилеена багышлап журналистлар арасында бәйге оештырдык. 8 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк», – дип уртаклаштым. «Чаллыда аның кадәр журналист бармыни?» – дип сорап куймасыннармы? Бераз каушап та калдым, шулай да: «Чаллыда инде ул журналистлар!» – дип җавап бирдем.

Уйлап карагыз әле: быел данлыклы «КАМАЗ» машиналары чыга башлауга 50 ел. Тарихтан беләбез: 70нче еллар башында Кама ярларында Бөтенсоюз удар төзелеше игълан ителгәч, монда илебезнең төрле почмакларыннан кешеләр агылган. Гади кешеләр булмаганнардыр алар. Батыр, кызыксынучан булмаса, бер кеше дә туган җирен ташлап, чит төбәккә чыгып китмидер. Әнә шундый ныклы рухлы кешеләр белән рекордлы срокларда япан кырда төзелгән автозавод, аңа ияреп, Ак шәһәребез дә үскән. Ә автогигант язмышын журналистлардан башка күз алдына китереп буламы соң?
Бөек төзелеш чорында елъязмачы каләм ияләре вакыйгалар эчендә кайнаган, бөтен дөнья аларның авызына карап торган. Йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр язмышларын язганнар алар, җитештерү мәйданнарыннан репортажлар ясаганнар, автогигантның ил икътисады өчен әһәмиятен аңлатканнар. Чаллыны танытканнар алар, аның исемен ишеттергәннәр. «КАМАЗ» ул гади җитештерү предприятиесе генә түгел, баштан ук ул – киләчәккә йөз тотып эшләүче, заманча фикерләүче кешеләрне туплаган алдынгы система булды.
Республикабызга бәйсезлек даулаган елларда да чаллылыларның актив булулары тарихка кереп калды. Милли үзаңы югары дәрәҗәдәге шәхесләр тел, гореф-гадәтләребезне кайтару турында, икътисадый бәйсезлек турында кыю таләпләр куйдылар. 90нчы еллар – милли матбугатның чәчәк аткан чоры да иде. «Нур», «Чулман-Идел», «Таң йолдызы», «Якты юл» басмаларында, радиода, телевидениедә көчле, милләтпәрвәр журналистлар хезмәт куйды. Әле шуларга «Челнинские известия»не, «Вести КАМАЗа»ны, күп тиражлы шәхси газета-журналларны да өстәсәк?! Ирек Диндаров, Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, Йосыф Җимангулов, Нәсих Таҗиев, Вахит Имамов, Әхмәт Дусайлы, Чәчкә Хөснетдинова, Равил Вәлиев, Рахман Шәфигуллин, Заһидә Нәбиуллина кебек каләм ияләрен искә алсак, Чаллыда журналистика мәктәбенең никадәр саллы булуын күз алдына китерү кыен булмас. Бүгенге журналистлар шушы олпат каләм – фикер осталары үрнәгендә тәрбияләнде бит.
Бәйге турында. «Минем яраткан шәһәрем» дигән темага Чаллының татар телле журналистлары арасында бәйге уздырырга «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысов тәкъдим итте, бәйгенең матди чыгымнарын үз өстенә алырга вәгъдә бирде. Бу ниятебез шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә дә ошады. Шөкер, шәһәр җитәкчеләре «Шәһри Чаллы» журналистларының эшен югары бәяли. Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчеләре дә бу вакыйгадан читтә калмаячак.
«Шәһри Чаллы» – 35 еллык тарихы булган, шәһәрдә татар телендә чыгучы бердәнбер рәсми татар газетасы. Миңа калса, шәһәребезне башкаларга караганда күбрәк тә яратучы, Чаллы турында, аның кешеләре турында үз итеп, яратып язучы, абруй казанган басма ул. Бәйге оештыру ниятебез – тагын бер кат Чаллыбыз турында фикер алышу, кешеләрне тыңлау, вакыйгаларга бәя бирү һәм, әлбәттә инде, «Шәһри Чаллы»га тагын бер кат игътибар юнәлтү.
Сер түгел: бүген басма матбугатны саклау өчен, чын мәгънәсендә, көрәш бара. Почта хезмәтенең аксавы нәтиҗәсендә без язылучыларыбызны көннән-көн югалтабыз. Укып туймаслык газета чыгарып та! Милләттәшләребезгә үзебез турында искәртү, аларга якынрак булу өчен биш ел элек редакция коллективы «КАМАЗ» төзелеше елларында яшьләрне берләштергән «Пятачок»ларны кабаттан яңартты. Бүген редакция кәгазь басмадан тыш интернетта зур эшчәнлек алып бара. Җитәкче буларак, минем иң зур горурлыгым – кешеләрне яратучы, фидакарь төстә хезмәт куючы журналистларым. Шуңа күрә «Минем яраткан шәһәрем» конкурсында редакциядә эшләүче һәркем катнашырга тиеш дип исәплим. Моннан тыш, шәһәрдә иҗат итүче, татар телен камил белгән коллегаларыбызны да актив катнашыр дип көтәбез.
Бәйге шартларына килгәндә, язмалар 5 майга кадәр кабул ителә. Бер журналисттан ике язма сорала. Номинацияләр түбәндәгечә: «Туган шәһәрем тарихы», «Шәһәр – шәһәрдәшләр күзлегеннән», «Безнең шәһәр геройлары», «Чаллы традицияләре», «Чаллы – заманча шәһәр», «Чаллы – күпмилләтле шәһәр», «Чаллы брендлары», «Чаллы – фотографияләрдә». Шуларга өстәп, «Матур телле журналист» номинациясендә махсус приз да билгеләдек. Укучыларны җәлеп итәрлек, җиренә җиткереп эшләнгән язмалар «Шәһри Чаллы» газетасында һәм сайтында дөнья күрәчәк. Һәр номинациядә бер җиңүче билгеләнә, аларга 50шәр мең сум акчалата приз һәм дипломнар тапшырылачак.
Бәйгенең спонсоры, танылган эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Рафаэль Юнысов фикеренчә, бу бәйге, һичшиксез, журналист һөнәренең абруен арттыруга, матбугатның сыйфатын күтәрүгә йогынты ясарга тиеш. Бу нисбәттән жюри составын билгеләүгә дә җитди карадык. РТ Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, шәһәр Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Румиль Кәрәмиев, «СТВ-Медиа» холдингы башкарма директоры, ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге сәркатибе Алсу Вәлиева, Г. Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова, «Татарстан – Яңа гасыр» телекомпаниясенең Кама аръягы буенча махсус хәбәрчесе Луиза Сафуанова, «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина.
Бәйге нәтиҗәләре ТР Журналистлар көне алдыннан тантаналы шартларда игълан ителәчәк.
Ләйсән Сафина, «Татмедиа» АҖ PR-директоры:
«Шәһри Чаллы» тагын бер «текә» проектка алынды. Бу – республиканың матбугат дөньясында зур вакыйга. Бүгенге көндә Татарстан журналистлары өчен бик мәртәбәле «Бәллүр каләм» бәйгесе бар, яшь каләм ияләре өчен «Алтын каләм» бәйгесе үтә. Миңа калса, алдынгы матбугат хезмәткәрләрен таныту өчен болар гына җитми. Хәтерлисезме: элек журналистларны исемләп белә, аларның язмаларын көтеп ала идек? Аналитика, тирәнтен өйрәнелгән материаллар һәрвакыт зур исемнәр белән бәйле. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, журналистларны да, авторлык проектларын да белмибез. Менә шуның өчен – көчлеләрнең көчләрен ачыклау өчен дә кирәк ул бәйге. «Шәһри Чаллы»га теләгем шул: мондый конкурс дәвамлы булсын. Шул чакта гына аның нәтиҗәсе булачак».
Ризидә Гасыймова, «Мәйдан» журналы баш редакторы:
«Хәтерлим, моннан дистә еллар элек Чаллыда «Минем Чаллым» бәйгесе оештырыла иде. Шул бәйгедә катнашып алган дипломнарымны әле дә дулкынланып карыйм. Чаллы журналистларын, журналистлар командасын бергә туплаган чара булган бит ул! Һәм иң мөһиме – аларга игътибар күрсәтү, зурлау булган. Кызганыч, бу традиция югалган иде. Инде менә безнең «Шәһри Чаллы» газетасының «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов инициативасы белән, һәм нәкъ менә татар телендә язучы журналистлар өчен мондый бәйге оештыруы каләмдәшләрнең күңелен, һичшиксез, кузгаткандыр. Бу, бердән, әлбәттә, үзеңне күрсәтү, раслау мөмкинлеге; икенчедән, катлаулы, җаваплы һәм, әлбәттә, кызыклы хезмәтеңнең лаеклы бәяләнүе. Һәм… тагын бер файдасын, дип әйтимме, нәтиҗәсенме, аңладым әле мин бәйгегә язма әзерләү турында уйлый башлагач. Ул безне Чаллы тарихына да, аның бүгенгесенә дә, шәхесләренә дә бөтенләй башка – игътибарлырак күз белән карарга мәҗбүр итәчәк икән бит. Безне тапталмаган кызыклы темалар, өр-яңа геройлар табарга этәрәчәк. Бу бит каләм иясенең үзе өчен дә кызык!»
Ләйсән Ханова, «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясенең җәмәгатьчелек белән эшләү белгече:
«Беләсезме, «Шәһри Чаллы» газетасы редакторы Резида апа Юсупова журналистлар арасында зур бәйге оештырачаклары турында әйткәч, иң беренче уем нинди булды? Мин дә катнашыр идем! Чын!
Һәм хәтеремдә үземнең әле журналистика дөньясына кыяр-кыймас кына аяк атлап киткән елларым – Чаллыдагы, ул чакта – яңа гасыр башында – кайнап торган матбугат чоры яңарды. Ай, кызыклы вакыт иде ул... 90нчы еллардагы активлык әле дәвам иткән, сүзне ныклы итеп әйтә алган, фикерле булу кирәк һәм дөрес саналган елларда нәкъ менә шушы өлкәдә эшли алуым – минем тагын бер уңышым һәм бәхетем булган.
Күз алдыгызга китерегез: яшь, тәҗрибәсез белгеч, зур Чаллы каласы, инде исемле, танылган, хөр журналистлар! Күп иде алар. Һәрберсенең исемен беләсең, язмаларын, тапшыруларын көтеп аласың. Алар дәрәҗәле – кайда гына булмасын, кулларында каләмме, микрофонмы – аларны һәркем белә, килгән җирләрендә алар хөрмәтле, аларның сүзе үтә, алар күпме кешеләрнең проблемаларын хәл итә ала һәм хәл итә дә! Син дә аларга карап тигезләнәсең, алар кебек көчле булырга тырышасың, батырып эшлисең!
Һәм Чаллыда шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге, аның бик көчле җитәкчеләреннән берсе булган Валентина Аблакатовна Нурмөхәммәтова башлангычы белән оештырылган «Минем Чаллым» дигән журналистлар бәйгесендә катнашудан да курыкмыйсың. Ул бәйге бик затлы иде. Анда катнашу – чын мәртәбә, җиңү исә – хыял иде. Мин шуңа омтылдым, хәтерлим: ул елларда «Шәһри Чаллы» газетасында инде ныклап эшли идем. Баштагы катнашуларда ук, әлбәттә, җиңә алмадым. Әмма ел саен саллырак журналист булу теләгем сүрелмәде. Исемле журналист булгач, кеше мине дә таный башлагач, күпләргә ярдәм итүдән үз-үземә ышанычым да арткач, бу бәйгедә мин дә җиңдем. Ул чактагы хисләр бүген дә яңа.
Хәзер инде турыдан-туры журналистика өлкәсендә дә түгелмен. Матбугат та башка. Дөресен әйткәндә, кадере бик китте яраткан тармагымның. Беренче чиратта, хезмәт хаклары түбән булуга бәйле бу, минемчә. Ничек кенә яратма, акчасыз яши дә алмыйсың, акчасыз горур булу да мөмкин түгел диярлек. Көчле журналистларның башка тармакларга китүе, сүз кадере һәм көче кимүе, гомер буе кешегә якты маяк булган басмаларның ябылуы – күңелсез, әлбәттә. Һәм бу бит гел шулай дәвам итә алмый. Журналистлар кирәк, фикер кирәк. Дәүләтнең дә бу тармакка чын-чынлап йөз белән борылуы да кирәк.
Һәм «Шәһри Чаллы» оештырачак бәйге ничектер миңа бер якты нур булыр шикелле. Ул журналистикага тугры калган, әйтер сүзе булган һәм фикерле булудан нинди генә шартларда да курыкмаган коллегаларны берләштерсен иде. Гадел булсын иде! Һәм шушы тармакта эшләгән, әйтер сүзе булган һәркем анда катнашырга атлыгып торсын иде! Бәйгегә чын күңелдән уңышлар телим!».
Резидә Юсупова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев