Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Лира Полякова: «Фатир өчен түләүләр бигрәк кыйммәт!»

Шәһәрдәш «Шәһри Чаллы»га борчыган проблемалары турында сөйләде.

«Әйтим әле!» сәхифәсендә без Чаллы урамнарына чыгып, шәһәрдәшләребез белән аралашабыз. Кемне нинди мәсьәлә борчыганын, кызыксындырганын язып алабыз. 

Лира Полякова:
– Фатир өчен түләүләр бигрәк кыйммәт инде. Аеруча без пенсионерларга. Ишегалдын да әйбәт чистарталар, дворникларыбыз да әйбәт, үзем дә ишегалдында чәчәкләр утыртам. Тик менә квитанцияләрдәге сумма бик зур. Бигрәк тә кыш көне. Даруларга да чыгымнар күп китә, аларны алмыйча булмый, диагнозларым җитди. Пенсиям 20 мең сум, шуның 5 меңе даруга, 5 меңе фатирга китә. Кибеткә бер керүгә, әллә нәрсә алмасаң да, 1 мең тотыла. Элегрәк бакча коткара иде. Быел бабайның тезләре авырта, операция ясаттык, шуңа уйлаштык та бакчаны саттык. Калган 10 меңгә ай буена ничек яшәргә?

Сорауларыгызны  8-908-333-03-70 яки 8-8552-57-01-19 телефоннары аша да шалтыратып әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев