Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Мәрьям Газизова: «Китапханәгә кермәс борын кәефне боздылар»

Хуҗабикә Мәрьям Газизова моң-зарлары белән уртаклашты.

– Ялларда кечкенә улым белән «Шатлык» яшьләр үзәге янында урнашкан китапханәдә булып кайттык. МЭРиЯ телеграм каналыннан укып белдем, ул дүшәмбе-җомга көннәрендә 10нан 19 сәгатькә, шимбә 9дан 17 сәгатькә кадәр эшли дип язылган. Анысы дөрес, төгәл эшлиләр. Тик килеп кергәч үк безгә анда эшләүче администратор сораулар яудыра башлады: «Нәрсәгә монда килдегез? Якын-тирәгездә китапханә юк идеме?» «Сезнең монда матур дип ишеттем, улыма күрсәтергә алып килдем», – дидем мин аптыраганнан. «Миңа «должниклар» кирәкми монда», – дия-дия абонемент кәгазе тутырды әлеге «мөлаем» хатын-кыз. 

Чыннан да, китапханә эчендә бик матур, якты бүлмәләр, чиста коверлар, уңайлы җиһазлар. Улыма китаплар ошады, хәтта 3Д модельле китапчыклар да бар иде. Без кергәндә 9-10 яшьлек ике кызчык асылма креслога утырып, китаплар карап утыра иде. Безне кертергә теләмәгән ханым алар янына килде дә: «Кызлар, бу креслодан төшегез әле. Аларның пружиналарын алмаштырган идек инде, тагын ватыла күрмәсен», – дип кисәтеп куйды.

Соң ничек була инде бу? Китапханәгә кермәс борын кәефне боздылар, имеш, нигә без монда килгән. Аннары анда утырмаска, монда басмаска! Улыма ошады инде, шунысына сөенәм. Алай да икенче тапкыр монда киләмме, юкмы – анысы икеле!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев