1 апрельдән балалар бакчасына гаризалар кабул итә башлыйлар
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдән балалар бакчасына гаризалар кабул итә башлыйлар

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

1 апрельдән Чаллыда балалар бакчаларын комплектлау башлана. 

Мәгълүм булганча, 2021 елда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларга кабул итү хезмәтләрен күрсәтүне регламентлаштыручы федераль канун үзгәрде. Шулай ук бу хезмәтне күрсәтү механизмы да яңарды. «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына да үзгәрешләр кертелде, анда исә балаларны бакчаларга күчерү буенча гаризалар карала һәм аларның чираты формалаша.

"Урыннар гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына йөри башлау датасы нигезендә бүленә. Сез теләгән дата җитмичә, позиция чираттагы рәвештә чагылмый. Ата-аналарга элек бирелгән гаризаларның барысы да Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша саклана", - ди белгечләр.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев