1 апрельдән Тукай үзәк район хастаханәсе Covid-госпиталь буларак эшләүдән туктый
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдән Тукай үзәк район хастаханәсе Covid-госпиталь буларак эшләүдән туктый

Чаллы шәһәрендә урнашкан Тукай үзәк район хастаханәсе коронавирус белән авыручы кешеләрне кабул итүдән туктады. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

«Covid-госпиталь статусы 1 апрельдән бетерелә», — диелә ведомство хәбәрендә.

Шулай итеп, киләсе айның беренче көненнән үзәк район хастаханәсе гадәти стационар буларак эшли башлый.


Нет комментариев