Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

1 августтан пенсия артачак

Бу кемнәргә кагыла?

Россиядә 1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләү башкарылачак. Нәтиҗәдә күпчелек пенсионерларның пенсиясе – 17,3 процентка, ә кайберләренеке 19,3 процентка артачак.
Бу хакта РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр итте. Аның әйтүенчә, 19,3 процент  өстәмә тупланма пенсияләрен ирекле рәвештә формалаштырган гражданнарга кагыла. Алар арасында пенсия тупланмаларын дәүләтнең бергәләп финанслау программасы буенча тулыландырган, шулай ук ана капиталы акчасын тупланма пенсиягә юнәлткән кешеләр дә бар.
17,3 процент күләмендәге индексация пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре нигезендә исәпләнгән. 2025 ел нәтиҗәләре буенча инвестиция кереме инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык  булган.
Яңадан исәпләү якынча 136 мең кешегә кагылачак. Пенсия күләме автомат рәвештә артачак, шуңа күрә гариза язарга кирәкми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия арта