Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июльдән Россиядә йөкле хатыннар һәм ялгыз ата-аналар өчен яңа пособиеләр гамәлгә керә

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә 1 июльдән Россиядә ике төрле яңа пособиеләр гамәлгә керәчәк.

Беренчедән, авыр финанс хәлдәге йөкле хатын-кызларга пособие түләүгә 10 млрд.сум акча бүлеп биреләчәк. Бала туганчы, алар ай саен якынча 6,3 мең сум акча алачак. Билгеле, йөкле хатын хатын-кызлар консультациясендә учетка басарга тиеш. Быел 400дән артык йөкле хатынга акчалата ярдәм күрсәтелер дип көтелә.
Тагын бер пособие баланы ялгызы гына тәрбияләүче ата һәм аналарга түләнәчәк. Тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие түли башлаячаклар. Бу максатларга 36 млрд.сум акча бүлеп бирү каралган. Бер балага аена якынча 5,5 мең сум акча түләнәчәк. Россиядә мондый гаиләләрнең саны миллионнан артып китә.
Яңа пособиеләрне 1 июльдән госуслуги порталында булачак махсус формада рәсмиләштерергә мөмкин.  

Фото: nina-blog24.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие