1 марттан 18 яше тулмаганнарга энергетиклар сатылмый
Закон үтәлешен төбәкләр контрольдә тотачак.
Сатучы шикләнсә, сатып алучыдан документ сорарга тиеш. Россиядә моңа кадәр энергетиклар сатуны контрольдә тотучы закон юк иде.
Закон проекты документларына караганда, яшьләр энергетикларны чикләнмәгән күләмдә ала, бу исә сәламәтлеккә зыянлы.
“Яшьләр арасында һәр икенче яшүсмер энергетик куллана. Мондый эчемлекләрнең зарары табиблар тарафыннан исбатланды. Алар гипертония, йөрәк, диабет һәм башка авырулар куркынычын арттыра", - дип ассызыклады Вячеслав Володин.
Дәүләт Думасында энергетиклар саткан өчен штраф кертүне дә карыйлар, проекты инде әзер. Депутатлар гражданнарга 50 мең сум, вазыйфаи затларга 200 мең сум, юридик затларга 500 мең сум күләмендә штраф салырга тәкъдим итә.
Фото РФ Дәүләт Думасы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев