1 октябрьдән көзге хәрби чакырылыш башлана
Яңалыклар тасмасы

1 октябрьдән көзге хәрби чакырылыш башлана

Үзгәрешләр бар

Киләсе хәрби чакырылыш, башкаларыннан аермалы буларак, бер ел дәвам итәчәк. Хәрби хезмәт вакыты -  12 ай.  Егетләрне җыелыш пунктларыннан 15 октябрьдән озата башлыйлар.

Бу көздә хәрби хезмәткә китүчеләр бары тик Россия территориясендә генә хезмәт итәчәк. 1 елга хәрби хезмәткә  китүчеләрне махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә җәлеп итмәячәкләр. Кәгазь повесткалар, электрон чакыру кәгазьләре кертүгә карамастан, үзләренең юридик әһәмиятен саклый.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев