«Игътибар - балалар!» акциясе старт ала.
21 августтан 31 сентябрьга кадәр шәһәрдә "Игътибар - балалар!" акциясе узачак. Инспекторлар җәяүле юллары янында кизү торачак. Аеруча бәйрәм көнне - 1 сентябрьда саклык чаралары арттырылачак.
"Тиздән яңа уку елы башлана. Балалар авыллардан, ял итү урыннарыннан шәһәргә кайта башлады. Күбесе юл кагыйдәләрен онытырга да өлгергәндер. Сак булырга кирәк!" - ди Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков.
Уку башлангач инспекторлар мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр уздырачак. Укучыларга һәм ата-аналарга юл кагыйдәләре буенча лекцияләр үткәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, җәйге каникуллар вакытында да инспекторлар лагерьларда ял итүче балалар белән эшләде. Барлыгы 51 лекция оештырдылар, 40тан артык чаралар уздырдылар.
Нет комментариев