Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

10 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

10 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак.

Төнлә һәм иртән яңгыр, җепшек кар явачак, кайбер районнарда кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һәм иртән -2..-7˚, көндез 0..-4˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык. 

Чәршәмбе, 10 ноябрьдә, Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән юеш кар һәм кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә ссекундына 15-17 метрга кадәр тизлектә. 

Көндезге һава температурасы 0..-3˚,  төнге - -2..-5˚ тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы