10 проектка - 100әр мең сум грант
Чаллы мэры грант күләмен арттырачакларын әйтте.
«Беренчеләр» хәрәкәтенең Чаллы бүлеге рәисе Константин Мамаков бер еллык эшкә нәтиҗә ясады. Бу вакыт эчендә Чаллыда мәктәп, көллиятләр, өстәмә белем учреждениеләре базасында 147 башлангыч оешма эшли башлады. «Хәзер хәрәкәткә 6-25 яшьлек кешеләр керә ала», – диде Константин Мамаков.
Татарстанның «Беренчеләр инициативасы» дип исемләнгән грант бәйгесе төрле дәрәҗәләрдә югары бәя алган проект. Әлеге бәйгегә 67 проект тәкъдим ителгән. Аларның 10ысына шәһәр мэрыннан 100әр мең сум грант бирелде.
«Без кайсы юнәлешләр буенча эшчәнлекне көчәйтергә кирәклеген карарбыз. 2025 елда елда грантларның санын һәм күләмен арттыру өчен финанс мөмкинлекләре табарбыз», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев