Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

11 октябрьдә Чаллыда өмә була

Шәһәрдә санитар чистарту айлыгы бара.

1 октябрьдә шәһәрне санитар чистарту буенча традицион көзге айлык башланды. Районнар хакимиятләре, предприятие һәм оешмалар бу эшкә 20 сентябрьдә үк керештеләр.

Башкарма комитет, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары, актив шәһәрдәшләр – барлыгы 490 кеше ГЭС бистәсендәге паркны, «Олимпийский» спорткомплексы янын, Батенчук урамын, Яшьлек проспектын, Тынычлык, Чаллы проспектларын, Җиңү, Яр буе паркларын, Боровецк зиратын яфраклардан һәм чүп-чардан арындырдылар. 

Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов дүшәмбе киңәшмәсендә санитар-экологик айлыкта башкарылачак эшләр турында  сөйләде. Бу вакытта агач һәм куаклар тәртипкә китереләчәк, газоннар, юллар, яңгыр коелары чистартылачак, фонтаннар ремонтланачак. Шулай ук чәчәк түтәлләре язга әзерләнәчәк. Агач һәм куаклар утыртылачак. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу атнада һава торышының яхшы булуын истә тотып, халыкны шәһәрне чистарту, яшелләндерү эшендә актив катнашырга чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник өмә санитар айлык