110 яшьлек адашкан әбине урманнан тапканнар
Пенсионер өеннән 3 көн элек чыгып киткән
Түбән Новгородта 110 яшьлек пенсионер хатынны 3 көн узгач урманнан табалар. Бу хакта "Рысь-Арзамас" эзләү-коткару төркеме хәбәр итә. Анастасия Петровна Юрченко 1915 елда туган. 14 августта өеннән чыгып китә. Пенсионерда деменция, начар күрә, әйләнә-тирәдә начар ориентлаша. Кичә булган хәлләрне онытса да, ярты гасыр элек булган вакыйгаларны исендә тота.
Полиция, МЧС, волонтерлар аны берничә көн эзли. Эзләүләргә югалган әбинең 85 яшьлек улы да кушыла.
«Рысь» эзләү-коткару төркеме фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев