Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

115нче балалар бакчасы сабыйлары: «Солдат абый, исән-сау әйләнеп кайт!»

115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары солдат абыйларына хат язды.

Туган яктан килгән хатлар – хәрби операциядәге ир-егетләр өчен иң кадерлесе. Аларны солдатларга якыннары, туганнары, гаиләләре, балалары, мәктәп укучылары, хәтта бакчага йөрүче сабыйлар яза. 

Исәнме, солдат абый!

Сиңа балалар бакчасыннан хат язабыз. Без тиздән мәктәпкә барачакбыз. Шуларны уйлагач, бераз моңсу булып китә. Ни өчен дигәндә, бакчадан бер дә китәсе килми: монда рәхәт итеп уйныйбыз, тәмле ашыйбыз, йокы сәгатебез дә бар, апаларыбыз да шундый игътибарлы. Төрле түгәрәкләргә дә йөрибез. Аеруча бию, җыр дәресләрен яратабыз.

Кадерле солдат абый, синең хәлең ничек? Хезмәт ничек бара? Без сезнең белән бик горурланабыз! Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Без сезне бик көтәбез!

Солдат абый! Без сиңа ныклык, чыдамлык, батырлык телибез.

Тыныч дөньяда яшәү – ул бомба шартлауларны ишетмәү, балаларын югалткан әниләрнең елауларын күрмәү, сәяхәт итү, дуслар белән ял итү, яңа ачышлар ясау һәм Ватаныбыз үсешенә өлеш кертү. Барлык кешеләргә шулай яшәргә язсын, бөтен дөньяда тынычлык булсын иде. 

«Йолдызчыклар» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар. Тәрбиячеләре Эльмира Фасзутдинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев