Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 – 18 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар. Эшегездә бары уңышларга ирешәчәксез. Шәхси тормышыгызда үзегезне кулга алырга, вакытында читкә китәргә яки игътибарыгызны башка нәрсәгә юнәлтергә тырышыгыз. Сак булыгыз һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез.

Үгезбозау. Килеп ирешкән мәгълүматтан башыгыз әйләнеп китүе бар, хисләргә бирелмичә генә, салкын акыл белән фикер йөртегез. Өегездә уңайлыклар һәм тәртип булдырыгыз, гаиләдә тынычлык сакларга тырышыгыз.

Игезәкләр. Бу атнада сезгә зирәклек һәм сабырлык күрсәтергә кирәк һәм тормыш сезне бәхетле итәчәк. Сез барысын да вакытында һәм дөрес эшләгәнегезне аңларсыз. Мәхәббәт, уңыш һәм гармония көтә. Күптәнге хыяллар тормышка ашачак.

Кысла. Үз мәнфәгатьләрегезне саклау һәм беркемне дә рәнҗетмәү өчен тырышырга туры киләчәк. Игътибарны туплау һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга кирәк.  Пәнҗешәмбе дуслар белән очрашыгыз. Якшәмбе – танышу өчен бәхетле көн.

Арыслан. Бу атнада хезмәттәшләр киңәшен тыңлау файдалы. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне яңадан карап чыгыгыз, бәлки сез артык кызып китүчән һәм тәнкыйтьчел булып киткәнсездер. Сезнең өчен иң уңайлы көн – шимбә.

Кыз. Атнаның беренче яртысында эштә дә, өйдә дә тыныч кына булачак. Икенче яртысында авантюраларга барырга киңәш ителми, күп нәрсәне югалтырга мөмкинсез. Җомга көнне кызыклы һәм перспективалы бизнес тәкъдим килеп ирешер.

Үлчәү. Түзем булуыгыз каршылыклы хәлләрдән саклар. Җомга көнне яңа идеяләр килеп чыгарга мөмкин, шәхси тормышыгызда да үзгәрешләр көтегез. Атнаны күбрәк үзегезгә багышлагыз: саф һавада йөрегез, туганнар-дусларыгыз белән очрашыгыз. 

Чаян. Бу атнада үз-үзеңә хөрмәтне арттыру өчен яхшы мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Сез карьерада да, мәхәббәттә дә бәхетле булырсыз. Дөрес, максатка ирешү өчен сезгә кайбер принциплардан баш тартырга туры киләчәк. 

Укчы. Атна бик продуктив узачак. Эшегез сезне арытырга мөмкин. Арыганлыктан егылмас өчен ял турында онытмагыз. Берәр җиргә кечкенә сәяхәткә дә чыгып китсәгез була. Ялларда туганнарыгыз белән каршылыкка кермәскә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез. Яхшы якка үзгәрешләр телисезме? Проблемаларыгызны чишү өстендә эшләгез. Шәхси тормышыгызда да үзгәрешләр көтелә: ялгызлар ниһаять үз парларын табачак, парлылар сөйгәннәрегездән берәр сюрприз көтегез. 

Сукояр. Эшкә игътибар итегез. Тирә-юньдәгеләрнең кечкенә кимчелекләренә сабыррак булырга тырышыгыз. Шәхси тормышыгызда йөрәгегезне «бикләп» тотмагыз. Яңа танышулар, очрашулар өчен менә дигән вакыт. 

Балыклар. Сезнең өчен бу уңайлы чор, әмма үзегезгә бик тырышырга туры киләчәк.  Хәзер дәгъва белдерергә кирәкми, якыннарыгызны да рәнҗетмәгез, аларның киңәшләренә колак салыгыз. Көндәлек эшләрне дә онытмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев