Бүген төнлә һәм көндез Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда (Казанда — көндезге сәгатьләрдә) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин.
Чаллыда төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Җилнең юнәлеше көньяк-көнчыгышка үзгәрергә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар. Төнлә — 12-17, көндез — 21-26 градуска кадәр җылы була.
Нет комментариев