Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

12 һәм 13 июнь көннәрендә Яр Чаллының кайбер юлларындагы хәрәкәтне вакытлыча чикләп торалар

Шәһәрдә шоссе велоспорты буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты кысаларында “Кубок Закарина” дип исемләнгән спорт ярышлары уздырыла.

Бу уңайдан Чаллы юлларындагы машина хәрәкәте вакытлыча чикле булачак.  
12 июнь көнне сәгать 09.30дан 15.30га кадәр Металлургик урамы буйлап КАМАЗ проспекты участогыннан алып Моторная урамына хәтле юллар чикле булачак. 
13 июнь көнне сәгать 09.30дан 15.30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буйлап Сөембикә проспекты участогыннан алып Җиңүгә 40 ел урамына хәтле (КАМАЗ проспекты буйлап) юлларга шулай ук чик куела. 
Машина йөртүчеләр игътибарлы булсыннар иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи