14 яшьлек үсмер 12 сәгать эшләгән
Эшмәкәргә карата административ эш карала
Чаллы прокуратурасы тикшерү барышында закон бозу очрагына тап була. Җиңү паркында урнашкан туңдырма сату павильонында яшүсмер олылар белән беррәттән эшләгән. 27 майдан 15 июньгә кадәр ул 2 көн ял итеп 2 көн эшләгән. Эш графигы иртәнге 10 кичке унга кадәр булган. Өстәвенә, эшкә алу турында килешү дә төзелмәгән булган. Тикшерү нәтиҗәсендә административ эш ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев