1,5 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособие арта
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Эшләмәүче гражданнар арасында әлеге түләүгә йөклелек чорында, декрет ялын¬да яки бала карау отпускы вакытында эшләми торган хатын-кызларлар хокуклы. Шулай ук эшсезлек буенча түләүләр алмаган һәм Социаль фондка иминият взнослары күчермәгән затлар да пособиегә өметләнә ала. Әлеге ярдәм чарасы көндезге бүлектә укучы студентларга да кагыла.
Татарстанда эшләүче гражданнарга килгәндә, хезмәткәр яки шәхси эшмәкәр пособие алуны үз исеменә рәсмиләштерә яисә аны башка туганына тапшыра ала. Шул ук вакытта бала карау буенча отпускны теләсә кайсы мизгелдә өзеп, эшкә чыгарга яки укуны дәвам итәргә мөмкин. Бу түләү сакланып калуга тәэсир итмәячәк.
2026 елда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие¬нең минималь күләме 733,37 сумга артып 10 837,2 сум тәшкил итәчәк. Максималь түләү 14 025,7 сумга артып, 83 мең сумнан артып китәчәк.
Шунысын да истә тотарга кирәк: пособиенең төгәл күләме хатын-кызның алдагы ике елдагы керемнәрен исәпкә алып билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев