Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 кешенең гомере өзелгән

Микроавтобус һәм йөк машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән, 5се төрле җәрәхәтләр алган.

Бүген Ульяновск өлкәсендә коточкыч фаҗига булган. Микроавтобус һәм йөк машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 15 кеше үлгән, 5се төрле җәрәхәтләр алган. 
Эчке эшләр министрлыгының әлеге төбәктәге идарәсе хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, йөк машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм минивэнга бәрелгән. Йөк машинасы шоферы һәм минивэндагы ике кеше шунда ук үлгән. Көн дәвамында үлүчеләр саны 15кә җиткән. «Ульяновск өлкәсендәге Николаевский район хастаханәсендә коточкыч һәлакәттә исән калган 4 кешенең гомерен саклап калу өчен табиблар барысын да эшли. Аларның өчесен  Ульяновскидагы травмотология үзәгенә җибәрергә әзерлиләр», – дип хәбәр итте үзенең телеграмм каналында өлкә губернаторы Алексей Русских. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар