15 сентябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
15 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән яшен. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә +5..+10˚, көнчыгыш районнарда +15˚, көндез +11..+16˚ градус.
Яр Чаллыда исә аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар, төнлә һәм иртән кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 15-18 м/с кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +10...+15˚. Көндез максималь һава температурасы +13..+16˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев